ТЕЛЕГРА’ММА и. фр. Телеграф аша җибәрелгән хәбәр. --- тагын бер кат телеграмманы укып чыкты, адресын карады, кайсы шәһәрдән, кайсы вакытта бирелүен тикшерде. А.Гыйләҗев ◊ Телеграмма бирү к. телеграмма сугу. Ничек тә әнисе янына кайтып җитәргә иде бит. Әтисе юкка гына телеграмма бирмәгән инде ул. Д.Бүләков. Телеграмма сугу Телеграф аркылы хәбәр җибәрү. Доктор Шәфкатия Ширәмәттән Казанга иң беренче рейска ук урын калдыруларын сорап телеграмма сукты. А.Тимергалин |