ТЕЛЕГРАМ и. фр. сөйл. 1) к. телеграмма . Сафуанов абый андамы? Аңа телеграм бар, телеграм! А.Тимергалин

2) Телеграф линиясе. Олы юлкайларда телеграм Мәскәүләрдән барадыр Казанга. Җыр. Телеграм баганаларын саный-саный, һаман саен ераклыкны арттыра барды. В.Имамов

Телеграм баганасы Озын буйлы кеше. Кәрим Җаманаклы (үз фамилиясе Рәшидов) гаҗәеп бер пәһлеван зат иде. Үзем кыска буйлы булгангадыр инде, «телеграмм баганасы»на кызыгып карый идем. Г.Гомәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә