ТЕЛЕВИ’ЗОР и. гр.-лат. 1) Телевизион аппарат; телевидение аша җибәрелгән сурәтләрне шуларга караган сүзләр, авазлар белән бергә кабул итә һәм күрсәтә торган радиотехник җайланма. Тормышыннан зарланмый, тик менә пенсиясе генә кечкенә икән, яхшы телевизор сатып алып булмый, ди. Татарстан яшьләре

2) сөйл. Телевидение. Чигүле түбәтәй, яшел атлас камзул, эленке генә бәйләнгән, туры төпле, озын балаклы буй-буй ыштан киеп биегәнен телевизордан еш күрсәтәләр. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә