ТЕЛЕВИЗИОН с. 1) Телевидениегә мөнәсәбәтле; телевидение өчен кирәкле. Автомат металл чыңы кебек зәһәр, ясалма бер тавыш белән беренче сүзләрен әйтте: – Миңа хәрәкәтчел ике телевизион көпшә, ягъни күзләр кирәк. А.Тимергалин 2) Телевидение аркылы җибәрелә, күрсәтелә торган. Тукай ролен ул [Илдус Әхмәтҗанов] беренче тапкыр 1976 елда режиссёр Әхтәм Зарипов куелышындагы «Яз сулышы» исемле телевизион спектакльдә башкара. Г.Бәйрәмова. Ә берзаман, моннан ун еллап элек, телевизион марафон да оештырдылар, акча да җыйдылар, һәйкәл куябыз Сәйдәшкә дип. Р.Вәлиев |