ТЕЛЕВИ’ДЕНИЕ и. гр.-лат. 1) Электр һәм радиоэлемтә чаралары ярдәмендә хәрәкәттәге яки хәрәкәтсез булган объектларның сурәтләрен ерак араларга җибәрү һәм кабул итү ысулы. Ул – Молдованың авыл җирендәге классларына телевидение техникасы монтажланган икенче мәктәбе. Т.Әйди

2) Телевизион программалар төшерү һәм тарату белән шөгыльләнгән оешма. Бакый Урманченың шушы әсәрен [«Сагыш» скульптурасын] үзәккә куеп төшерелгән, «Сагыш» дип исемләнгән документаль фильм бүген телевидениенең алтын фондында саклана. Мәдәни җомга

3) Массакүләм мәгълүмат чараларының күңел ачу, тәрбия-белем бирү, реклама һ.б.ш. функцияләрне башкарган бер төре. Бу концертны телевидение турыдан-туры күрсәтеп торган икән. Д.Гыйсметдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә