ТЕЛДӘРЛӘНҮ ф. Телдәр булып китү; артык оста сөйли башлау. Эш ул телдәрләнүне яратмый, эшләгәнне ярата. Х.Камалов Телдәрләнә бару Торган саен ныграк телдәрләнү Телдәрләнә башлау Телдәрләнергә тотыну Телдәрләнә бирү Һаман телдәрләнү, телдәрлеген дәвам итү. Самат телдәрләнә бирде: – Һөнәрегез буенча врач инде сез. Эшләвегез Казанда. Б.Камалов Телдәрләнә төшү Тагын да телдәрләнү Телдәрләнеп бетү Тәмам, бик нык телдәрләнү Телдәрләнеп китү Кинәт яки тора-бара әкренләп телдәрләнү. Зөбәрҗәт бөтенләй телдәрләнеп китте. Ул инде Саниягә авыз ачарга да бирми сөйләнә иде. М.Әмир. Мәгъдәни кинәт туктады һәм, телдәрләнеп китеп артык нәрсә ычкындырмадыммы дигәндәй, Данияр белән Сәет ягына сораулы караш ташлап алды. М.Хәсәнов |