ТЕЛДӘР с. 1) Күп сөйли торган, сүзчән, сөйләмчәк. Болары Маратка бик кызык булмаса да, ул телдәр абзыйны бүлдерми генә тыңлап утырды. Д.Гыйсметдин. Чандыр гына, телдәр экскурсовод кызыкай горурлык катыш мавыгу белән легенда сөйләвендә. Д.Булатова 2) Телчән, телләшергә оста; үткен, чая телле. Тәслимә шул чая кызларның берсе иде. Ай-һай, телдәр кызлар булдылар болар! Ф.Абдуллин |