ТЕЛГӘЛӘ’Ү ф. 1) Бик күп тар, юка кисәкләргә телү, кисү, яру. Маһруй, өстенә кигән ике итәкле күлмәген салып, шул күлмәкнең бер итәген ертып алып һәм телгәләп, бау-аркан үрергә тотынды. З.Бигиев

2) күч. Газаплау, борчу, әрнетү. Үзәген телгәләп, тагы улы күз алдына килде, намаз вакытында бераз онытылып торган борчулы уйлары тагы башына ябырылды. Ф.Бәйрәмова

Телгәләп алу Кинәт, аз гына вакыт телгәләү. Әгәр бу балалар, бая Газзәбану әйткәнчә, бездән китә калсалар, үзләре белән тормышыбызның бөтен ямен алып китәчәкләр бит. Яшәвебезнең бер мәгънәсе дә, бер кызыгы да калмаячак, дигән уй Зарифның йөрәген телгәләп алды. Г.Галиева

Телгәләп бетерү Тәмам, бик нык телгәләү. Ашкынып туган якка кайту һәм, ни кызганыч, тагын ун елга төрмәгә эләгү... – һәммәсе дә Бал бабайның йөрәген телгәләп бетергән иде. Л.Шәех

Телгәләп кую Алдан телгәләү; кинәт бер мәртәбә яки берара телгәләү. Камәрия абыстай эчке күлмәгенең итәген ертып алды да чүпрәкләргә телгәләп куйды – баланың астын алмаштырырга. И.Сираҗи. --- бу кадерле кешенең юклыгы үзен сиздереп, йөрәкне бераз телгәләп куя. Равил Вәлиев

Телгәләп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз телгәләү; әле, хәзерге вакытта телгәләү. Әмма Мазлуманың моңлы тавышы белән: «Бармыйм, авылыма кайтам», – дип инәлүе һаман колак төбендә яңгырап, йөрәкне телгәләп тора. Г.Бәширов

Телгәләп чыгу Һәрберсен, булган берсен башыннан ахырына кадәр телгәләү. [Кышның зәһәр салкыннарында да яфрак коймыйча, ямь-яшел килеш утыру өчен] Чыршы, каты авыртуларга түзә-түзә, калган яфракларын да буй-буй тасмаларга телгәләп чыккан. Г.Гыйльманов

Телгәли бару Торган саен ныграк телгәләү; булган берсен рәттән телгәләү

Телгәли башлау Телгәләргә тотыну. Җир өстеннән күккә юнәлгән прожектор утлары, яктылык кайчылары булып, караңгылыкны телгәли башлады. Ф.Хуҗин

Телгәли төшү Тагын да телгәләү; бераз гына телгәләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә