ТЕЛГӘЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. телгәләү . Аннан соң, акылына килеп, койрыкны яшерер өчен, телгәләнеп ыргытылган дәфтәр кисәкләрен җыеп алды да аларга ут төртте. С.Поварисов 2) Бик нык искереп тузу, сәләмәләнү. [Карт] Ел әйләнәсе диярлек бер пальтода йөри, --- эче тәмам телгәләнеп, җиң очлары, чабулары кыршылып, зур төймәләре яртылаш сынып беткән. Ә.Еники 3) Теленү, ерткалану. Киемнәре, телгәләнеп, чиләнеп, кан-туфрак белән укмашып, җирдә ята. Р.Батулла. Җилгә каршы бару җиңел түгел, Телгәләнә җилдә җилкәннәр. Г.Гайнетдинова 4) Ергалану. Биредә тигез дала тәбәнәк калкулыклар, инешсез коры үзән-ярлар белән телгәләнә. Х.Камалов. Аларның яфраклары эре, ике тапкыр каурыйсыман телгәләнгән. Л.Мәүлетова 5) Кискәләнү, яргалану. Һәр гөнаһ кылган гунн --- үзенә үзе җәза бирә икән: --- битенә бер тапкыр пычак белән сыза, ике булса – ике, өч булса – өч. «Шуның өчен гуннар арасында тәмам битләре телгәләнгән кешеләрне дә очратырга була», – диде Максимин. М.Хәбибуллин. Ярга сыймый, телгәләнеп ярыла Минем йөрәк кебек бу бозлар. Ф.Җамалетдинова 6) күч. Йөрәк, бәгырь h.б.ш. сүзләр белән килеп, «бик нык әрнү, өзгәләнү, газаплану» дигәнне белдерә. Күргән саен йөрәге телгәләнә, шул сөйкемле әбигә ярдәм итәсе килә. Р.Җиһаншина. Укытучының да күзләре чыланды, малай өчен бәгыре телгәләнә иде. З.Мурсиев Телгәләнә бару Торган саен ныграк телгәләнү Телгәләнә башлау Телгәләнергә тотыну. Тәүлеккә якын тәгам ризык күрмәгән өч кечкенә балага карап, Кавиның йөрәге телгәләнә башлады. З.Зәйнуллин Телгәләнеп бетү Тәмам, бик нык телгәләнү. [Сугышчыларның] Өс-башлары телгәләнеп бетте. Г.Бәширов. Газеталар укыла-укыла телгәләнеп бетәләр. А.Гыйләҗев Телгәләнеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң телгәләнү. Вакытлар узу белән, чыршы тәнендәге җәрәхәтләр төзәлә. Буй-буй телгәләнеп калган яфраклар да, ныгып, үткен энәне хәтерләтә башлый. Г.Гыйльманов Телгәләнеп китү Кинәт телгәләнү. Әмма шулчак нәфрәт тулы күз карашыңнан йөрәгемнең телгәләнеп киткәнен гомеремдә дә онытасым юк. Г.Галиева. Шул чакларда Габделбәрнең бәгыре телгәләнеп китә: аны үтмәс пычак белән сызып җибәрәләр. Ә.Сафиуллин Телгәләнеп чыгу Тәмам теткәләнеп телгәләнү. Арка тиресе суелып, телгәләнеп чыкканчы камчы сукканнар – эндәшмәгән, өстенә менеп таптаганнар – эндәшмәгән ---. Э.Касыймов |