ТЕЛӘҮЛЕК и. этн. 1) Борынгы төрки мәҗүсилектә пот, санәм. Теләүлеккә терәүлек (кирәкмәгән эшкә ярдәм). Әйтем. Авыл читендәге теләүлек дип аталган агачларга карап табыну аларның [авыл кешеләренең] гадәте булган. Бу теләүлекнең берсе әле дә Түнтәр авылының басу кырында шулай дип саклана. Р.Зарипов

2) Мәҗүси корбанлык, корбан ителә торган әйбер, чалына торган терлек

Теләүлек шикелле кату к. теләүлек шикелле тору. Теләүлек шикелле тору Селкенми, кымшанмыйча тораташтай тик тору. Ник терәлеп каттың теләүлек шикелле? Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә