ТЕЛӘ’Ү I ф. 1. 1) Нәрсәне булса да кирәк санау, арзу итү; теләк барлыкка килү. Җир әйтерсең шул тимер бурны үзе теләп йота. А.Алиш. Безнең авылдан үзләре теләп сугышка ике япь-яшь кыз – Наҗия һәм Сабира апалар китәләр. Яңарыш

2) Теләк сүзләре әйтү. Кызын да кешеләргә ышану, гел изгелек теләү, яхшылык эшләү рухында тәрбияләде. Т.Галиуллин. Шәкертләр, нәүрүз такмагын укып яки яттан әйтеп, йорт хуҗаларына бәхет һәм уңыш теләп йөргәннәр. А.Тимергалин

3) Берәр нәрсә ашыйсы килү теләге уяну. Бу төргәкне ул Габделхәйгә чыгып бераз яшәгәннән соң, тозлы кыяр тели башлаган кебек сизгәч, яшереп кенә район кибетеннән алып кайткан иде. Г.Бәширов

4) этн. Мәҗүси гыйбадәт кылу, мәҗүси илаһка ялвару. [Кеше] Күрә-күрә күрәзә булыр, тели-тели телмәрче булыр. Мәкаль. Тиябирсен итү, тәберсен итү – керәшеннәрдә, ашарга утырыр алдыннан, вафатларны да табынга чакыру һәм аларга ахирәттә һәртөрле рәхәтлекләр теләү догасы, ул күңелдән генә укыла. А.Тимергалин

2. теләсә а. мәгъ. Сорау алмашлыклары белән берлектә «һәр», «һәрбер» мәгънәсендә килә. Беренче стадиядә алар теләсә кемгә яки теләсә нәрсәгә – ир кешегә, хатын-кызга, акчага, балаларга, җиргә яки ташларга табыналар. А.Тимергалин. --- вакыт-вакыт тел очын гына чыгарып, күперенке ирен читләрен ялмап алулары да теләсә кайсы ир затын акылдан яздырырлык иде. А.Әхмәтгалиева

Теләп тору Гел, даими теләү; әле, хәзерге вакытта теләү. Барысы да әйбәт булыр, теләп тор, бөтен нәрсә Ходай кулында, нишлисең бит... Г.Гыйльманов

Тели башлау Теләргә тотыну. Бервакыт шуның [Ходайдатның] хатыны, балага авырып, җирдән хәзер генә өзеп алынган яңа җир җиләге тели башлаган. Г.Ибраһимов

Тели төшү Тагын да теләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә