ТЕЛӘНЧЕЛЕ’К ИТҮ ф. к. теләнү . Анда фәкыйрь юк, ач-ялангач, теләнчелек иткән зәгыйфь юк, актык сулышында авызына су салырга кешесе булмаган авыру юк, золым юк, җәбер юк – һәр җирдә тигезлек, һәр җирдә гадаләт. Г.Исхакый. Бу инде Ходай биргән көчеңә таянып түгел, намусың, абруең сатып, алдашып яки ялагайланып, теләнчелек итеп тапкан ризыгың. Л.Хәмидуллин |