ТЕЛӘНЧЕЛЕК и. 1) Теләнче булу; теләнче хәле. Үзе сукыр иде, өй буенча йөреп, теләнчелек берлә ризыкланыр иде. К.Насыйри. Әптелбәр инде үзенең теләнчелеген берәүдән дә яшерми, ачыктан-ачык соранып йөри башлады. Ә.Фәйзи 2) күч. Ялынып-ялварып, бертуктаусыз зарланып, соранып туйдырып бетерү, теңкәгә тию гадәте. Фикер, идея теләнчелегенә яки беркемгә кирәксез арзанлы фикерләргә мисал итеп, шул ук Теләшнең «Большевиклар язы», «Таң яна» һәм башка бик күп шигырьләрен алырга мөмкин. Һ.Такташ. – Нәрсә бирим, дигән буласың, беләсең ич инде язу кирәген, – диде Шмит, кызганыч елмаю белән. – Син ул теләнчелегеңне ташла, егет, – диде Ифрат. А.Расих |