ТЕЛӘНЧЕ и. Теләнеп, соранып көн күрүче кеше, хәер эстәүче, хәерче, саил. Мәчет капкасы төбендә берничә теләнче хәер көтеп утыра. Р.Батулла. Салымчы киткәч, янымда басып торган теләнче карт миңа сүз катты. М.Сәлим ◊ Теләнчегә бер тамчы Теләнеп алган әйберенә куану, канәгатьлек белдерү сүзе. Теләнчегә теллә (хәерчегә хөллә) бирү Тиешсезгә артык кадер-хөрмәт күрсәтү, артык юмартлану |