ТЕЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. теләүI. Йолдыз атылганда теләнгән теләк тормышка аша, аны Тәңре ишетә, диләр бит. Г.Гыйльманов 2) Садака сорап йөрү, сорану, хәер эстәү. Теләнү хәерчеләргә хас. Т.Миңнуллин 3) күч. Үзенә кирәк һәрнәрсәне соранып алу, зарланып, кызгандырып табу. Яковтан әҗәт теләнгән шикелле кыюсыз гына сорап юлга чыкты Әмир. В.Имамов. Тегендә, иректә, аның туганнары юк шикелле, посылка-фәлән алганы юк аның, хат та язмыйлар, кемгә ярый ала, шуңа хезмәтче булып, тәмәке, чәй теләнә. К.Кара Теләнә башлау Теләнергә тотыну. Шагыйрьләр кызлар вә хатыннардан мәхәббәт теләнә башладылар. Т.Миңнуллин. Берәр нәрсә теләнә башласа, котылам димә! М.Маликова Теләнеп йөрү Шактый вакыт яки һәрвакыт теләнү |