ТЕЛӘКТӘШЛЕК и. 1) Теләктәш булу; кемнең дә булса теләген куәтләү, яклау, хуплау. Бу сүзләрнең кызда да ихлас теләктәшлек тудыруына ул чиксез нык ышана. А.Вергазов. Өстәвенә килендәшен бик тә үз итә, аңа һәрчак теләктәшлек күрсәтә. М.Маликова 2) Фикердәшлек, уртак мәнфәгатьтә булу. Син нишләп миңа, үз иреңә, теләктәшлек белдерәсе урынга, мине көрәшемнән баш тартырга өндисең?! З.Хәким. Читтән үзләренең бу хәрәкәтләренә ниндидер реаль теләктәшлек, ярдәм булмаячагы ачык сиземләнә. М.Гайнетдинов |