ТЕЛӘКНАМӘ и. 1) Әйбергә, тапшырылачак бүләккә аның иясенә атап теләкләр язылган язма, котлау язуы. «Татарстан яшьләре» газетасына 80 яшь тулу уңаеннан укучылар арасында «Теләкнамә» дигән бәйге оештырылган. Г.Сабирова

2) этн. Керәшеннәрдә котлау, теләкләр белдереп җырлана торган җыр жанры. --- теләкнамәләр эчтәлек ягыннан тотрыклы һәм массовый түгел, --- теләкнамәләр күбесенчә гадәти булмаган конкрет хәлләр, язмышлар, күренешләргә багышлана. Н.Максимов

Теләкнамә әйтү Теләкләр белдереп җырлау. Теләкнамә әйтүнең билгеле бер ныклы калыбы бар, аның югары патетик дәрәҗәдәге ритмы, стиле, экспрессивлыгы бу жанрны форма ягыннан бик тотрыклы итә, теләкнамә әйтүче һәр кеше, бу жанрның формасын саклаган хәлдә, аңа үз фикерен, үз эчтәлеген, үз образын сала. Н.Максимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә