ТЕЛӘК и. 1) Нәрсәне дә булса кирәксенү, теләү хисе; арзу. --- шушы халәтнең мөмкин кадәр озагракка сузылуын теләде, ләкин теләк белән чынбарлык – икесе ике нәрсә шул. В.Нуруллин

2) Кемнең дә булса эшенә, язмышына, киләчәгенә билгеле бер фикер, киңәш, мөнәсәбәт. Карчык аңа да: «Явыз дошманны җиңеп, исән-сау килеш әти-әниең янына кайт», – дип теләк теләде, уң битеннән үпте. Г.Әпсәләмов. Үзең дә бәхетле бул! Миннән теләк шул! Г.Гыйльманов. // Дога. --- чишмәләргә халыкның мөнәсәбәте ничек? Алар янына теләк теләргә, корбан чалырга киләләрме? Гали Рәхим

3) Ирешергә теләгән, алда торган бурыч, максат. Үз гомеренең яртысы дип, ул кырык яшен билгели, шул яшькә кадәр кичергәннәр тәэсирлерәк, хыяллар байрак, теләкләр биегрәк була, күрәсең. А.Гыйләҗев. Һәм боларның барысы да бер теләк белән эшләнә: яшьләр авызыннан, минем Мөслимдә каласым килә, дигән сүзләрне ешрак ишетәсе иде. Ф.Әхмәтҗанова

4) Ният, алдан корылган уй-план, фикер. Яктылык арта барган саен, әле гарәп телен дә өйрәнергә теләк бар, Алла боерса. Кәеф ничек?

5) Ихтыяр, ирек. Әбүзәр Гиреевич, сезнеңчә ничек, минем теләк белән генә була торган эшме бу? Г.Әпсәләмов. Миңа әкиятне [кире] сөйләгәч, әкиятнең дәвамын тыңлыйсыңмы, әллә яңа әкият сөйләтәсеңме – ул синең теләк, мин аны үтим. В.Ильясов

6) Үтенеч, гозер. – Шулай алар бер-берсенә сөйләп, без яңа теләк белдерүчеләргә чыгабыз, брошюралар таратабыз, социаль челтәргә яңалыклар куябыз, – дип аңлатты ул. Г.Гыймадиева

Теләккә килү Җенси дәрт барлыкка килү, шәһвәт уяну (кеше, хайваннар тур.). Хайваннар гына теләккә килә. Без – кешеләр – күңел, хис белән эш итәбез. Факил Сафин. Теләктә тору Нәрсәнең дә булса үтәлүендә теләктәш булу, үтәлүенә теләктәшлек белдереп көтеп тору. Хәзер мандат комиссиясенә барырга җыенабыз. Үтсәк, каядыр лейтенантлыкка укырга җибәрәселәр. Теләктә торыгыз инде... Ш.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә