ТЕЛ и. 1) Умырткалыларда тәм тою, азык чәйнәү, күшәү, кешеләргә тагын сөйләү өчен дә ярдәм итә торган авыз куышлыгындагы хәрәкәтчән әгъза. Аның телен канатканчы тешләттерделәр һәм менә шул тешләнгән теле белән үзен дә утка атачаклар. Н.Гыйматдинова. Мәче хуҗаны күргәч, кызыл телен чыгарып, авыз кырыйларын ялмап-ялмап алды. Н.Хәсәнов 2) Нинди дә булса терлекнең ашамлык итеп әзерләнгән шул әгъзасы. Менә сыер теленнән авыз ит. Т.Гыйззәт. [Суыткычларның] Икесе дә затлы балык, ысланган ит, тел, тавык ите кебек азык-төлек, сулар, исерткечләр белән дыңгычлап тутырылган. Т.Галиуллин 3) Җәмгыятьтә кешеләрнең үзара аңлашу, аралашу чарасы булган, фикерләү, уй-фикер нәтиҗәләрен беркетеп бару өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр милләттә үзгә, үзенчә булган сүзләр, грамматик чаралар системасы. Тел белмим, юл белмим, кая китим? Г.Исхакый. Тел язмышы өчен борчылып, ялкынлы әсәрләр иҗат иткән шагыйрьнең, тел язмышы өчен борчылып, тау кадәрле проблемалар күтәргән журналистның баласы ана телен оныткач, ни дияргә? З.Мәхмүди 4) Аерым индивидның шул системадан файдалануга сәләте, сөйләшә алуы. Бу малайның теле юк, ахры, дип уйламый микән Айсылу апасы... Р.Мөхәммәдиев 5) Шул системаны өйрәнүдән гыйбарәт фән тармагы; уку йортында өйрәтелә торган уку-укыту предметы. Беренче имтихан математикадан язма эш иде. Өчле алдым. Телдән – икеле. Мин бернәрсә дә белмим икән. Т.Миңнуллин 6) Әлеге системаның аерым төркемнәренә, һөнәр ияләренә яки аерым фән, сәнгать төшенчәләрен тәгъбирләүгә караган үзенчәлекле варианты. Гомумән, сәүдә работнигына бер урында бик озак утыру, врачлар теле белән әйткәндә, противопоказано ул! Ә.Еники. Шофёрлар телендә моны «сулга китү» дип әйтәләр түгелме? В.Нуруллин 7) Аерым бер рухияткә, хиссияткә, кәефкә h.б.ш. туры килә торган сүзләр, тәгъбирләр яки аңлашу чаралары. Моңа Илгиз үзенчә, күңелендә күп еллар буе изге хис итеп тәрбияләп йөрткән мәхәббәт теле белән җавап бирде: – Бу хакта аз гына да борчылма. Миндәге мәхәббәт икебез өчен дә җитәрлек, – диде ул. Г.Гыйльманов. Дуслык телен берүк сата күрмә, Дошманнан да чөймә йөзеңне. Р.Мостафин 8) Фикерне, идеяне белдерү рәвешендә файдаланылган алымнар җыелмасы; стиль. Эш теле, аралашу теле, дипломатия теле, интернациональ тел булырга мөмкин, әмма анаң теле, милләтең теле түгел. Р.Миңнуллин. Шигъри тел белән Бәпкә үлән борын төртә, Агачларда бөре бүртә. Р.Әхмәтов 9) Һәрвакыт, еш әйтелеп, кабатланып торган сүз, һәрвакыт искә алынган фикер. Халыкның күңелендә дә, телендә дә хәзер шул гына: бәрәкәте белән килгән мондый язны күптән күргәннәре юк иде, үкенечкә генә булмасын. М.Шабай. Соңгы сулышымны алган вакытта да, минем телдә әнкәй белән син булырсың. Р.Ишморат 10) күч. Сөйләүче кеше. Һарун белән Мансур тиз-тиз генә эшләрен бетерделәр дә, усал телләр күзенә эләккәнче, алданрак ашап алырга булдылар. Ә.Еники 11) күч. Сөйләү, тәгъбирләү куәсе, осталыгы, сөйләү рәвеше. Менә кемдә ул тел! Р.Миңнуллин. Карасам, Маһруй түти килә, борыч тел! Р.Батулла 12) күч. Фән һәм сәнгатьтә тәгъбирләү чаралары. Моңлы кәккүк тавышлары, кошларның сак җырлары, аюның салмак йөреше, усал бүре улаулары матур музыка теле аша сурәтләнделәр. М.Җәлил. Әмма аны [тапкырлау таблицасын] аңлау өчен, башка телне – математика телен, ким дигәндә арифметика телен белергә кирәк. Фән һәм тел 13) күч. Мәҗүси дога, ырым догасы, арбау. Магик формулаларның аеруча үзенчәлекле үрнәкләре кешегә ниндидер куркыныч, афәт янаганда әйтелә, «елан теле» дип аталган арбауны әнә шундый формулалардан дип әйтергә мөмкин. Ф.Урманче. Безнең халыкта шундый ырым бар: --- янгынны сүндерү өчен һәм утка пешкән урынны дәвалау өчен, ут телен белергә кирәк. Х.Гайнетдинов 14) күч. Сугышта дошман якның торышын, хәлен сөйләтү өчен махсус кулга төшерелгән әсир. Менә без, төнлә барып, бер «тел»не каптырдык… Ә.Еники. Төнлә «тел» алырга чыккан разведчикларыбыз урман аланында немец разведчикларына килеп төртелә. З.Мәхмүди 15) күч. Берәр нәрсәнең кырыенда чыгып торган киртләч, чук. Акрын шуса да, аның мамык шәленә җил ябышкан, шәл телләре җилдә тирбәлеп иркәләнәләр иде. М.Хуҗин 16) күч. Формасы белән очлаеп торган чыгынты. Кинәт йозак теленең шылт итеп төшеп киткәнен сиздем. Ш.Усманов 17) күч. Cәгать маятнигы. Хөснүриянең, үзе әйтмешли, хан заманнарыннан калган җиз гере, җиз теле булган, бик матур итеп суга торган сәгате ничә ел инде моңаеп эленеп тора иде стенада. Н.Кәримова 18) күч. Капкын келәсенә беркетелгән пластинка. Төлке капкын теленә куелган ит кисәген ашыкмыйча гына алып капкан. Г.Галиев 19) күч. Кыңгырау, чаң, шөлдер кебек әйбер касәсенең эчке ягына, төбенә эленгән тукмакчык. Сәйфетдин капчыкны пулемёт өстенә куйганда, аның эчендәге кыңгырау теле чыкылдап куйды. З.Зәйнуллин. Хатын-кызлар итәгедәй киң балаклы юка чалбар кигән ирләр чиркәүдәге чаң телләре сыман әрле-бирле йөри, билләрендә – ятаган, баш түбәсендә – фәс. В.Имамов 20) күч. Без, кармак кебек очлы әйберләрнең очындагы эләктереп ала торган кечкенә үткен чыгынтысы. [Бикмуш бабай] Тимерне коры имән утыныннан төшкән кызу күмергә салып кыздырды. Мең бәла белән бөкте. Суытты да, очын игәп, тел ясады. Шулай итә торгач, кармак сыман бернәрсә барлыкка килде. Г.Гобәй 21) күч. Кубызның, уйнаганда, бармак белән эләктереп ычкындырыла торган сыгылмалы пластинкасы. Кубыз бар иде, Гани телен сындырган. М.Фәйзи. Сәфәргали кесәсеннән җиз телле кубыз алып, чирттереп уйнап җибәрде. Ф.Хөсни 22) күч. Гармун һәм башка уен коралының клавишы; резонатор. Кадер авылына кунакка барып, сигез телле бозык гармуннарын уйнап, бөтен авыл халкын шаккатырып кайткан. Р.Батулла 23) күч. Өзлексез хәрәкәт итеп торган берәр төрле массаның аерымланып чыккан өлеше. Ул учаклар атна буе янды, төннәрен ялкын телләре йолдызлар тәненә кадәр менеп җитәдер сыман тоелды. М.Кәбиров 24) күч. Нинди дә булса предметның укны хәтерләтә торган озынча һәм очлы детале. Римский-Корсаковның --- Кар кызын уйнаган чакта, үземне нәни бер кыз итеп сизә башлыйм, хәтта, --- әкият тылсымына бирелеп, күккә ашкандай булам, әгәр шул чакта мине үлчәүгә салып карасалар, билләһи, үлчәү теле бернәрсә дә күрсәтмәс кебек... Р.Вәлиев. Ә теге вакыт дигән сәгатьнең телен алга күчерәбез: син тереләчәк көннәр тизрәк якынаерлар. Н.Гыйматдинова ◊ Тел ачкычы 1) Кирәкле урында, вакытта ачык, матур итеп сөйли алу куәсе. Кая китте соң Альфредның тел ачкычы, кызлар янында ул беркайчан да аптырап калмый иде ләбаса! Ф.Садриев; 2) Укырга-язарга өйрәнергә ярдәм иткән нәрсә. Тукайның «Су анасы» китабы тел ачкычы булып, хәреф танырга өйрәнгән Әмир инде «зуп-зур» Еники булгач та Тукайны кулыннан төшерми. Р.Идрисов. Тел ачтыру 1) Кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәтү, сөйләшә белү сәләтен булдыру. Баланың зиһенен, хәтерен үстерер өчен, тел ачтырыр өчен, --- борынгы бабаларыбыз-әбиләребез әкият уйлап чыгарып, шул әкиятләрне нарасыйларга сөйләү йоласын барлыкка китергән. Р.Вәлиев; 2) Нинди дә булса яшерен серне ачарга, сөйләп бирергә мәҗбүр итү. Менә шушы күзгә-күз очраштырудан соң да берни чыкмагач, гестапочылар Ефимовның кулларын артка каерып бәйләп, «тел ачтыру» камерасына яптылар. Г.Әпсәләмов. Тел ачу 1) Баланың беренче сүзләрне әйтергә тырышуы һәм әйтә башлавы. Бишек җыры балага милли хис сала, телен ачуга юл ача. И.Таһиров; 2) Балага ана телен яхшы итеп үзләштерергә ярдәм итү. Алтмышынчы елларда телсез калган татар балаларының телен ачкан шагыйрь ул [Шәүкәт Галиев]. Р.Миңнуллин; 3) Сөйләшүчән итү, сөйләргә дәрт бирү. «Аңымны яктырткан, телемне ачкан илаһи көчләрнең фәрештәләр булуын абайламаганмын ул вакытта», – ди абыстай. Л.Кәшфиева; 4) Сөйли башлау, сөйләргә керешү, әйтеп бирү. Моннан соң нәүбәт кызга калгач, кыз дәхи үз тарафыннан былбыл кебек фәсыйх телен ачып әйтте. К.Насыйри; 5) Нинди дә булса серне, яшерен сүзне әйтеп, сөйләп бирү. Кызның бу хакта безгә тел ачканы юк әле. М.Хуҗин. Хәер, бу хакта аның берәүгә дә тел ачканы юк, ышанмасларын белгәнгә сөйләми. Ф.Җамалетдинова. Тел ачылу 1) Бала сөйләшә башлау. Улын теле ачылу белән абыйсы һәм апасына «зур әти», «зур әни» дип әйтергә өйрәтте. З.Кадыйрова; 2) Бик ачык, матур итеп сөйли башлау. Сөйләшмәгән чагындагы таләпләрен аңламаганга салышып булса да, теле ачылгач, сүзен ишеттерерлек итеп әйтә башлады. Ф.Яруллин; 3) Күп сөйләшүчән, җор теллегә әйләнү, сөйләргә сүз табу. Баштарак чит-ят кешеләр шикелле аз сөйләшеп кыенсыныбрак барсалар да, тора-бара телләре ачылып китте. З.Мурсиев. Тел әйләндерү 1) к. тел кашу. Гөлзифа керде дә: «Хәлләр бер көе», – дип, бушка тел әйләндереп утыра. Р.Төхфәтуллин; 2) Авыз ачып сүз әйтү. Тел әйләндерер чамасы калмады. К.Тимбикова. Тел әйләнмәү 1) Аңлаешлы, ачык итеп әйтә алмау. Урыччага тел әйләнми безнең… Ф.Баттал. Менюдагы ризыкларның тел әйләнмәс исемнәрен укыгандай итте Шәүкәт, кайсысы нәрсә икәнен чамалый алмый гаҗиз булды, тирләп чыкты хәтта. К.Кара; 2) Берәр төрле авыр эш, хәл, хәбәр h.б.ш. әйтергә уңайсызлану, әйтергә кыймыйча тыелып тору. Ниндидер җанлану бар да кебек, әмма шулай да, эшләр яхшыга таба бара, дип әйтергә тел әйләнми. Р.Мөхәммәдиев. Гомер буе дигәндәй колхоз идарәсендә җыештыручы булып эшләп, ике ел элек кенә лаеклы ялга чыккан кешене, ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, дип әйтергә тел әйләнмәс. Ә.Әминев. Тел әйтү к. тел сөйләү (1 мәгъ.). Мәмәткол мулла ничек булса да ычкынып качып бара икән, янә өстебезгә тел әйтер дип, артыннан килеп үтергәннәр. К.Насыйри. Тел әрәм итү Файдасызга сөйләп аңлатырга тырышу. Сөйләмә, атасы, тел әрәм итеп, мыскыл итәргә чакырганнар безне монда! Ф.Баттал. Тел әрәм итеп торасы да юк, аңлый торган кеше түгел бу. Аманулла. Тел баглану к. тел бәйләнү. Башкалар, урыннарыннан сикереп торып, аның янына җыелышканда, Зыяда җан әсәре калмаган: тыны киселеп, теле багланган; кул вә аяклары ике якка җибәрелгән, йөзе үлем аклыгы белән капланып, күзләреннән хәят очкан иде. Г.Ибраһимов. Тел бармау Нинди дә булса сүзне яки фикерне әйтергә кыенсыну, әйтә алмый тору. Минем, Хәнәфи абзыйның сүзен юкка чыгарып, аны да рәнҗетәсем килми, шулай ук ялганларга да тел бармый иде. Г.Бәширов. Тел батырып сүз әйтү Кискен итеп каршы әйтү. Җыйналган халыкка тел батырып сүз әйтә алмыйсың. А.Вергазов. Тел бәйләнү Оялу, тартыну, каушау, курку h.б.ш. кичерешләр нәтиҗәсендә сүзне әйтә алмый тору. Әллә ни каушамадым да шикелле, ә шулай да менә тел бәйләнде. Ә.Еники. Тел бәйле Нәрсәне дә булса әйтергә ярамый, әйтә алмый (хакы юк яки курка). --- комиссарның төнге очышта бүтән йомышы да бар иде шул. Тик бу хакта Ләйләгә әйтергә тел бәйле... Ш.Рәкыйпов. Тел белән әйтү Күңелдәге фикерне, уйны сүз белән белдерү, сөйләп бирү. Зөһрәдән, чыннан да, тел белән әйтеп булмый торган үзенә бертөрле садәлек бөркелеп тора иде кебек. М.Хәсәнов. Аппак аның үзенең дә күңелен борчыган, әйтергә кыюлыгы гына җитмәгән нәрсәне тел белән әйтеп бирде! Н.Фәттах. Тел белән ертык ямап булмый «Сүз сөйләүдән файда юк» мәгънәсендә. Тел белән тегермән кору к. тел белән тегермән тарту. Тел белән тегермән тарту Эшләгән эше булмаса да, бик булдыклы булып сөйләнү. Әлеге крепость алырдай булып кыланган буш куыклар, кулыннан килмәгәч, күбрәк тел белән тегермән тарту юлына баса. С.Поварисов. Тел белән телү Бик үткен, ачы итеп әйтү, сөйләү. Һәр җөмләсендә тел галиме булуын сиздерә, талканын коры тота бу [Л.Җәләй]. Сүз белән сөзеп, тел белән телеп тә ала. И.Низамов. Тел белән тетү к. тел белән телү. Шуннан мин тиргәнергә тотынам. Күңелдән ул кадәр ачу килмәсә дә, тел белән тетеп салам. М.Әмир. Тел белән чумар ишү к. тел белән тегермән кору. Берсендә, ничектер, тел белән чумар ишүче булдыксыз түрәләр турында сүз чыкты. И.Низамов. Тел беркетү Сүз куешу, вәгъдәләшү. Бер ау эзенә төшкән ике аучы эзәрлекләнүчегә каршы тел беркетмәве мөмкин түгел. М.Гайнетдин. Тел бирәне гади с. Күп сөйләүчән, күп сөйләргә ярата торган кеше. Тагын бер тел бирәне: – Кызыл туй ясарбыз, – дип тә өстәде. М.Әмир. Телгә алу Искә төшереп сөйләү, сүз барышында игътибарга алып сөйләп, әйтеп китү, кемне, нәрсәне булса дә сөйләү темасына кертү. Мәгәр, Миңленисаның эш сөюе, каралты-кураны тәртиптә тотуы турында гел сокланып, хуплап телгә алалар. В.Имамов. Телгә алыну Сүз уңаенда әйтелеп китү. Су анасының балтырына төшкән озын чәче, алтын тарагы да телгә алынды. Г.Бәширов. Телгә батыр к. телгә чая. Телгә батыр булса да, гәүдәгә бик җиңел иде шагыйрь... Ә.Еники. Телгә беткән Сүзгә оста, телдәр. --- үзен бик телгә беткән, мәзәккә бай, диләр. С.Шәрипов. Телгә җор к. телгә чая. Телгә җор, тиешле сүзне вакытында таба, әйтә белә. М.Мәһдиев. Телгә йозак салу Сөйләргә ирек бирмәү, сүздән тыю, сүз бирмәү. Өендә амбар кенәгәсе тота, гел болай бармас бу дөнья, телләргә йозак салыныр дип, хәтәр сүзләрне шунда теркәп бара иде. М.Галиев. Телгә йозак салып буламы, Ямат ага. М.Хәбибуллин. Телгә кертү Гайбәт тарату. Бәлки, әле ул чакта ук телгә кертәсе калмагандыр? Әйткән сүз үрчемле була, ди бит. Ф.Җамалетдинова. Телгә керү 1) Яманаты чыгу, гайбәт таралу. Минем янымда ирем – Рифкатем бар, гайбәт-мазар миңа йокмый. Әнә ирсез Идрисова янында буталсаң, хәзер телгә керерсең. И.Нәбиуллина; 2) Танылу, мәшһүр булып китү. Озакламый халык арасында Габдулла Ходаяровның, «алтын куллы» күз хирургы, мең дә берне белә торган табиб, дигән исеме телгә керә. Т.Әйди; 3) Ызгышу, әрләшү, кычкырышу. Аның белән телгә кермәвең, аның кыңгыр эшләренә күз йомып кала белүең мең мәртәбә кыйбат. В.Имамов; 4) Сөйләнү, әйтелү. Мәзиннәрне саташтыра торган «шайтан таңы» дигән нәрсә телгә кергән. А.Тимергалин. Телгә килү 1) Сөйләшми, эндәшми торганнан соң сөйли башлау. Беркавым сүзсез карашып торгач кына, Хәлиулла абый телгә килде. Р.Галиуллин; 2) Кинәт кеше кебек сөйли башлау. Якынрак баргач, бөркет телгә килеп әйтә: – Син мине атма, алып кайтып ашат, тәрбиялә, мин синең берәр кирәгеңә ярармын. Әкият; 3) Ара бозылу; сүзгә килү. Соңрак авылдашлары белән телгә килгән вакытларда, аны әлеге ирексездән кылган кәсебе өчен хурларга торучылар да булгалады. Ә.Гаффар; 4) Эшли, хәрәкәт итә башлау. Ләкин тәннәре белән җирнең дерт итеп куюын тойдылар. Немец пушкасы телгә килде. Х.Камалов. Телгә маһир к. телгә чая. Телгә маһир Ханбәк, чәй эчә-эчә, сүзен дәвам итте. С.Шәрипов. Телгә оста к. телгә чая. Йодрык кадәр генә булса да, телгә оста икән малай актыгы. В.Нуруллин. Телгә чая Оста сөйләүчән. Телгә чая штурвалчы кыз Җәмилә үзе юкта Мидхәт агайны мыеклы түти дип йөртә... С.Сабиров. Телгә шәп к. телгә чая. Дәгъвалыйсың, сүзгә шәп тә телгә шәп. Г.Тукай. Телдән йозак төшү Ачыктан-ачык әйтү мөмкинлеге барлыкка килү. Телдән йозак төшкән чак. Р.Зәйдулла. Телдән калу Тирән эчке кичерешләрдән яки көчле авырудан сөйли алмый башлау, сөйләү сәләтен югалту. Ишегалдына йөгереп чыксам, шатлыгымнан телдән кала яздым. Әнә ул, әнә мин көткән колын! Г.Бәширов. Ерак юлларда адашып, кара төннәрдә саташып, төшләнеп беткән, телдән калган сырхау, бәхетсез кеше итеп тойды ул үзен. А.Гыйләҗев. Телдән тарту Нәрсә булса да әйтергә, сөйләргә мәҗбүр итү. Теленнән тартмады бит ул аның, ялынып әйттермәде. Җ.Дәрзаман. Телдән ташламау к. телдән төшермәү. Аксаби карт соңгы сулышына чаклы аны [Әнисәне] теленнән ташламады. З.Бәшири. Телдән телгә Бер сөйләүчедән икенче сөйләүчегә. Аның бу тансык сүзләрен телдән телгә сөйләп, такталарга язып, калалардан калаларга күчә-күчә күтәреп йөриләр. М.Хәбибуллин. Үрнәк итеп телдән телгә сөйләделәр. А.Нәҗми. Телдән төшермәү Һәрвакыт искә алып сөйләп тору. Исемеңне теленнән төшермичә, бисмилла урынына кабатлап көтте. Т.Галиуллин. Ә бит Сания теленнән төшерми мактаган Рауза кайчандыр аның, Нәгыймәнең килене буласы кыз иде! А.Әхмәтгалиева. Телдән төшмәү 1) Һәрвакыт сөйләнеп тору, еш телгә алыну, онытылмау. Әмма телдән төшми торган кушаматы «Мөштек» иде. В.Имамов. Туй төшкәндә күчәреннән чыккан тәгәрмәч вакыйгасы вакытлар үткәч тә бик озак авыл кешеләре теленнән төшмәде. З.Мәхмүди; 2) Әйтелмәү, әйтелми калу. Бу гүзәлне юатырга теләп, аның күңеленә матур-матур сүзләр килде, тик алар берсе дә теленнән төшмәде. С.Зыялы. Телдән төшү Халык арасында йөргән берәр төрле тема, вакыйга, предмет, кеше h.б.ш. онытылу, сөйләнми башлау; кулланылмый башлау, кулланыштан туктау. Сүзне сабый кабатласа, Бәладән тел котылыр. Телдән төшкән тел юк булыр, Телдәге тел нык булыр. Р.Бикбаев. Телдән утлар чыгару к. тел белән тегермән кору. Фәрдәнә ачуланырга дигәндә кимен куймый, кулыннан әллә ни эш килмәсә дә, теленнән утлар чыгара ул. Х.Камалов. Телдән ычкыну Урынсызга кирәкмәгән яки бик үк әйтергә ярамаган сүзне ялгыш әйтеп ташлау. Күңелендә җыелып сакланган сүзләре аңа буйсынмыйча, теленнән ычкындылар. Ә.Баян. Теленнән ялгыш сүз ычкынып китүе бик мөмкин. С.Зыялы. Телдән язу к. телдән калу. Кызының бу сүзләрен ишеткәч, Галәветдин агай лып итеп кәнәфигә утырган да шактый вакыт теленнән язып торган. В.Нуруллин. Сабый берни әйтми, әйтә алмый, чөнки телдән язган. А.Тимергалин. Теле авызына сыймау 1) Сүзне уйлап тормыйча юк-бар сөйләү; әдәп сакламыйча әйтү. «Телең коргыры! Нәрсәгә кирәк булды соң сиңа «установкасы белән» дигән булып лыгырдап эшне буташтырырга, телең авызыңа сыймады бугай», – дип --- үз-үзенә ачуы килде. Ш.Камал; 2) Сер саклый алмау. Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар. Мәкаль. Теле бәйле 1) Нинди дә булса кичерешләрдән сүзен таба алмый, сүз әйтә алмый тору. Аңлатырга табалмыйм бер матур сүз, Телем бәйле – бәхетем итте һушсыз! Р.Гаташ; 2) Нәрсәне дә булса әйтергә хакы юк, сөйләргә ярамый, тиеш түгел. Ант белән телен бәйләп куйган бу адәмнән башкасын сорашып та, белешеп тә булмый иде инде. Ф.Латыйфи. Теле белән тере агачны корытыр Явыз, зәһәр телле кеше. Теле йозаклы Берәр нәрсәне әйтергә хакы юк, бер сүз дә әйтә алмый. Күңелебез тозаклы, телләребез йозаклы дигәндәй, безне кемнәр күрсеннәр дә кемнәр белсеннәр? Т.Гыйззәт. Әмма яшьлек мәхәббәте, беренче мәхәббәте каршында аның да теле йозаклы иде. С.Поварисов. Теле кору 1) Сүз әйтә алмаслык хәлгә килү. – Илнең өлкән агасына мондый сүзне әйтә алган телең корыр! – диделәр. Г.Ибраһимов; 2) телем корысын Ант итү сүзе. Ватаныма һичкайчан һәм һичкайда хыянәт кылмаска ант итәм. Моның киресен эшләсәм, бу сүзләрне әйткән телем корысын. Г.Кутуй. Теле корышу к. теле кору. Хатыным авырый, дип килеп әйтсәң, телең корышыр идеме? А.Гыйләҗев. Телен аркылы тешләү 1) Каршылык күрсәтмәү, каршы сүз әйтмәү. Аны кече яшьтән үк, ризасызлыгыңны тышка чыгарма, телеңне аркылы тешләп булса да түз, дип өйрәттеләр. М.Әмирханов; 2) Теләсә нинди авырлыкларга, газапларга да түзү. Ләкин тормыш киртәләре алдында җебеп төшмәде, телен аркылы тешләп булса да түзде, ыңгырашмады, сыкранмады. Ә.Рәшит. Теленә баш була алмау Артык күп сөйләү. Хәбирәттәй, чыгып китмәкче булып, әле ишек тоткасына тотынды, әле яңадан күршесе янына килеп утырды, һаман теленә баш була алмыйча, тегесен искә алды, монысын искә алды. Н.Фәттах. Теленә йозак салу Сөйләүдән туктап калу, үз-үзен сүздән тыю, әйтүдән тыелып калу. «Балалы, ирле хатыннарны юлдан яздыру буенча син белгеч», – дип авызын томалыйсы килү кытыклавы миеннән узса да, теленә йозак салуны мәгъкульрәк күрде. Т.Галиуллин. Теленә салыну к. теленә салышу. [Хаҗия:] Җитәр, телеңә салынма. Т.Гыйззәт. [Һади:] Телеңә салынма! Әйрән җылына. Д.Салихов. Теленә салышу Карышу, каршы әйтү; телләшеп, кушылганны үтәүдән качырга тырышу. Тырыш егет шапырынмый, һаваланмый, теленә салышмый, тыныч кына үз эшен җиген-җиккә китереп башкара. Б.Камалов. Теленә тилчә төшкере Әйткән берәр начар сүзгә каршы ачуланып җавап бирү сүзе. Телегезгә тилчә төшкән нәрсәләр! Үзебезгә генә тел тиерүегез җитмәгән иде, инде динебезгә дә тел тиерә башладыгызмыни? Г.Камал. Теленә тилчә чыккыры к. теленә тилчә төшкере. --- колхоз рәисе Сәлмән Сәлимечнең урта мәктәпне алтын мидәлгә тәмамларга җыенган кызы --- көтүче Фәхринең тракторчы малае белән типтерә, имеш. Тфү, телеңә тилчә чыккыры! Ф.Имамов. «Телеңә тилчә чыккыры!» дип куйды карт күңеленнән генә. Ф.Абдуллин. Теленә чуан төшкере к. теленә тилчә төшкере. Теленә чуан чыккыры к. теленә тилчә төшкере. Татарда юмор юк, дип әйткән кешенең теленә чуан чыксын, чөнки ул хаксыз! Э.Фатыйхова. Теленә шайтан төкергән Телгә оста, телләшергә бик үткен. Гафу ителмәслек хәл: мин, бүтән чакта телемә шайтан төкергән күп сүзле малай, телсез-өнсез калган идем. З.Хөснияр. Теленә эләгү к. телгә керү (1 мәгъ.). Үз ише аксөяк бикәләр дә аның тоздан да әче теленә эләгүдән шүрләп торалар. М.Әмирханов. Шулай шул, кеше теленә бер эләксәң, элеп тә алалар, селкеп тә салалар. Г.Галиева. Телен белү Нәрсәнең дә булса хикмәтен, рәтен белү, серен, эчке хасиятен аңлау, тәртибен төшенү. Һәр эшнең телен белергә, серен тоярга кирәк... М.Хәсәнов. Җирнең аның телен белергә кирәк, исен сизәргә... Н.Фәттах. Телен йозакта тоту Сер саклый белү. Наташа да Әлфиягә ләм-мим сүз әйтмәде. Телен йозакта тота белә икән. Т.Галиуллин. Телен йоткандай булу к. телен йоту. Артык дулкынланудан, ышанып һәм якын итеп сөйләшүдән кунак телен йоткандай булган иде, ул бары тик баш кына селки алды. Р.Мирхәйдәров. Телен йоткан шикелле булу к. телен йоту. [Таран] Телен йоткан шикелле тәмам сүзсезләнеп, йомылып-басылып калган. Н.Исәнбәт. Телен йоту 1) Берни дә дәшмәү, сөйләшмәү. Әллә куркудан телеңне йоттыңмы? А.Гадел; 2) Нәрсәгә дә булса таң калып тынып калу. Зур, авыр, сырлап-бизәп ясалган ишек тавышсыз-тынсыз гына ачылып киткәч, Әхмәдулла хәзрәт телен йота язды. Татар әдипләре; 3) Искиткеч тәмле, ләззәтле булу, күңелгә хуш килү. Токмачлы шулпа шундый тәмле, телеңне йотарсың. Әни мәрхүмә шулай тәмле итеп пешерә иде токмачлы ашны. И.Салахов. Телен корыту Кемне дә булса сөйли алмаслык хәлгә китерү, ни дә булса сөйләүне туктату. Тизрәк очына чыгасы иде, гайбәт телләрен тизрәк корытасы иде. Ә.Касыймов. Телен кыскарту Күп сөйләүдән тыю, чамалап, сакланып кына сөйләргә мәҗбүр итү. Заркент хуҗасының гаебен тануы, тәүбә итүе республикада күпләргә ошамады, ике тапкыр йортына ут төртергә маташтылар. Бу аңа «телеңне кыскарт» дигәнне аңлатырга тиеш иде. Р.Мирхәйдәров. Телен табу к. телен белү. Менә шушы «илаһи рух» аша Заһид һәр көйнең үзенә хас телен табарга, музыкадагы тирән серләрне йөрәге белән тоярга, милли рухта булган гармонияләрне, үзенчәлекле алымнарны тотып алырга тырыша. Ш.Рахманкулов. Телен ялау Ашарга теләп ымсыну. Борынын тәмле өчпочмак исе кытыклап алгач, малай үзе дә сизмәстән телен ялап куйды. Көмеш кыңгырау. Теле озын Теләсә ни сөйләп йөрүчән, гайбәт таратырга оста; теләсә ничек җавап бирә торган. Кулыннан эш килмәгән кешенең теле озын була шул! М.Маликова. Теле телгә йокмау Тиз һәм бик оста, шома сөйләү. Телләре телгә йокмый, мактапмы-мактыйлар товарларын. Д.Бәдриев. Теле тигәнәкле к. теле төерле. Теле төерле Мәкерле, эчкерле сүзләр әйтүче, явыз киная белән сөйләүче кеше. Дошман теле төерле, айкый гына күңелне. Мәкаль. Теле чыгу 1) к. тел ачылу. Бәс, мин, яңа теле чыга торган баланың аңлашылмас такмагы кеби, вәзенсез-нисез бер бәет такмакларга керештем. Г.Тукай; 2) Үз фикереңне ачыктан-ачык курыкмый әйтә башлау. Рәхәткә чыдаша алмыйсыңмы? Телең чыга башладымы? Миңа сине --- ничәмә ел шундый зур урында, йомшак кәнәфидә утыртканга рәхмәтең шулмы? Г.Мирһади. Теле шомару Сүзгә чая, оста булып китү. Дөресрәге, күбрәк Нурислам сөйләде, чөнки аның тормыш тәҗрибәсе дә байрак, әйтер сүзләре дә күбрәк, теле дә шомарганрак иде. Р.Вәлиев. Тел кагу 1) Тел шартлату, чөңгерү. [Симез аты] Шулкадәр кызу бара: мөмкин түгел Акыртын барган өчен тел кагарга. З.Бәшири; 2) Каршы сүз әйтү; сүз белән җәберләү, тел тидерү. Фатыйма карчык, Вәлинең, үзенә каршы тел каксалар, кара көеп йөрү гадәтен белә иде. С.Рафиков. Тел кайтару Телләшү, каршы җавап бирү. Әле үземезнең асрау гына, кем булган соң инде, шул да абыстасының сүзенә тел кайтарып, ирек бирсәң, оршышмакчы булып тора инде. Г.Исхакый. Тел кату 1) Тәкъдим ясау, өндәү, сүз кушу, сүз салу. Тик ул берсенә дә тел катмады, кулын салмады. Горур, гарьчел, әхлакый тотнаклы кеше иде Ярулла карт. Т.Галиуллин; 2) Начар сүз әйтү, тел тидерү. Сүзләрең затлы булсын, Телләрең татлы булсын, Каты тел катма, улым, Тәмсез сүз әйтмә, улым. К.Булатова. Тел кашу Урынсызга ярамаганны сөйләү, сөйләнү; гайбәт сөйләү. --- һәммәсе, күзен алартып, иртәдән чиратка тезелгән, ә мондый җирдә тик торганнан тел кашырга яратучылар тыныч утыра алмый инде ул. Р.Мулланурова. Тел көрмәкләнү 1) Авыз мускулларының хәлсезлеге яки параличы h.б.ш. сәбәпләрдән сөйләшү, гомумән сүзләрне әйтү кыенлашу. Нишләп тавыш чыкмый соң, тел көрмәкләнгән, уң як бернәрсәне тоймый... Д.Гыйсметдин; 2) Каушау, дулкынлану, курку h.б.ш. хисләр нәтиҗәсендә сүз әйтә алмый тору. – Инде ияләштем, тел көрмәкләнми хәзер, – диде дә, тыйнак кына кычкырып көлеп алды Рафаэль. Р.Мөхәммәдиев. Тик сүз әйтергә дип авызны ачам гына, баштан бар белгән юньле фикер чыгып очкан була, тел көрмәкләнә. Татарстан яшьләре. Тел көрмәлү к. тел көрмәкләнү. Бу юлы хәмер үзенекен итте: аның моңарчы нурланып торган чиста зәңгәр күзләре тоныкланды, хәрәкәтләре салмакланды, хәтта теле дә көрмәлә башлады. В.Нуруллин. Тел кузгату Белдерү, уйлаган сүзен әйтү. – Мәлик Әшрәфнең башын чаптырмый кайтмыйм, әткәй, – дип тел кузгаткан Бирдебәкне хан ярты сүздә бүлде. В.Имамов. Тел күнү 1) Ияләшү, үзләшү, якынаю. --- тел күнмәгән килеш, җиде ят кешегә ничек әни дип әйтергә кирәк соң? А.Алиш; 2) Авазларны дөрес яңгырату, дөрес әйтергә өйрәнү. Коръәнне яшь балалар аңлап укымыйлар, бары гарәпчә тел күндерү өчен укыйлар. Г.Баруди. Булмый, тел күнми шундый ят сүзләргә. Н.Фәттах. Тел күтәрелү Кемгә дә булса начар, әшәке сүз, ярамаганны әйтә алу. Тел күтәрү Кемгә дә булса каршы әйтү, әйтергә тиеш булмаган сүз әйтү. Атаңа каршы тел күтәрә башладыңмы, җирбит?! В.Имамов. Тел кыймылдату Нинди дә булса мәсьәлә турында сүз әйтү, сүз башлау. Кайбер кемсәләргә тел кыймылдату да кирәк булмас иде, сиздер генә, атын үзе үк Аксайга илтеп бирер, Арипов белән бер табын янында утыруны дәрәҗә санар иде әле. Р.Мирхәйдәров. Тел кычыту 1) Нәрсә дә булса әйтәсе килү теләге көчле булу, әйтеп калырга теләү. Аның белән бәхәсләшәсе, әйткәләшеп аласы килә, тел кычыта башлый. Р.Миңнуллин; 2) Кирәкмәгәнне, артыгын күп сөйләү. Кайберәүләр, телләре кычытканга түзә алмыйча, күңелендәгене бөтенләе белән чыгарып аудара иде: – Элек синең җиңгәң Анна исемле булган, ди, әйеме? Г.Бәширов. Телләр аерылу Уртак фикердән тайпылып, бер-береңне аңламый башлау. Карчык салкын гына тавыш белән: – Урманнан киләсеңме, тегермәннәнме? – диде. Бу соpay мине аяктан екты. Безнең телләр аерылды булса кирәк. Ф.Кәрим. Телләре бер 1) Бер-берсе белән киңәшеп эш итү, уртак фикердә булу; 2) Берсе икенчесеннән аерылмый, икесе дә бер. Елан белән баканың теле бер. Мәкаль. Телне бәйләү 1) Әйттермәү, сер итеп сакларга мәҗбүр итү. Шаһлар телне бәйләп тота алырлар. Дастан. [Тик] Тормам, минем телемне бәйләп куя алмассың! Г.Камал; 2) Билгеле бер эчке тойгы, хис, кичерешләр һ.б.ш. әйтәсе килгән сүзне әйтергә комачаулау. Әйтәсе сүзенең зурлыгы һәм мөһимлеге аны, ничектер, авыр йөк сыман басып тора, телен бәйли һәм йөрәген дөп-дөп тибәргә мәҗбүр итә иде. М.Галәү. Ничәмә-ничә тапкыр омтылып карады ул аңа мәхәббәттә аңлашырга, тик берничек тә булдыра алмады. Ниндидер сәер көч телен бәйли дә куя! З.Мәхмүди. Телне кыска тоту Әйтәсе килгән сүзне әйтмичә тыелып калу. Адәм заты начарлануга тормыштан күп мисаллар китерергә булыр иде. Ләкин, телеңне кыска тоту яхшырак дип, эчтән үзләрен тыйдылар шикелле. Х.Камалов. Телне сындыру Сүзнең әйтелеше авыр булу. Мылтыкларын гына күрсәң дә искитәрлек, исемнәре генә дә ни тора, телеңне сындырырлык, билләһи. Р.Мирхәйдәров. Телне теш артында тоту Әйтергә ярамаганны әйтмәү, уйлап сөйләшү, сер саклый белү. Шулай ук минем турыда да сүз куертасы булма. Телеңне теш артында тотуың хәерлерәк булыр. М.Хәсәнов. Телне тешләү 1) Куркып яки уңайсызланып, сөйләүдән тыелу, сөйләп торган сүздән кинәт тукталу. [Әсирләр] --- маңгайларына автомат терәгәч, телләрен тешлиләр һәм селкенмичә яталар. Г.Әпсәләмов; 2) Гомумән сөйләшмәү, тынлык саклау. Хәйрулла телен тешләгәндәй тынып калды. В.Нуруллин; 3) Нинди дә булса сүзне әйттерергә тырышсалар да, эндәшмәү, сүз әйтмәү, сер саклау. Ни генә булмасын, телеңне тешлә, минем белән танышлыгың, башка дусларың хакында ләм-мим! Р.Мирхәйдәров; 4) Теләсә нинди авырлыкка түзеп тору, риза булу. Ярар сүзен гел кабатлап, җиңелгәнеңне сиздереп, башыңны иеп, телеңне тешләп яшәсәң генә инде... Ф.Дәүләтбаев. Телне тыю 1) Әйтәсе сүзне, әйтергә ярамаганны яки килешмәгәнне исәпкә алып, аңлап эндәшми, әйтми калу. Оста барында кулыңны тый, мулла барында телеңне тый, дип кисәтә-кисәтә тәрбияли иде безне өлкәннәр... В.Имамов. Хәлсез ана да, аның борчулы улы да, Ходай Тәгаләгә караган кебек, бер сүз эндәшми-нитми карап утырдылар... Ләкин, телне тыйсаң да, уйларны тыеп буламы соң?! Г.Гыйльманов; 2) Кемгәдер карата каршы, начар сүз әйттермәү, сүз әйтергә ирек бирмәү. Син телеңне тыя беләсеңме?! М.Кәбиров. Телне чыгарып Соң дәрәҗәдә арып, тәмам хәлдән таеп. Көне буе урамнан кайтып кергән юк, телең чыгардай булып арылган. Инде күзләрең дә йомылып, йоклап та барасың. Г.Бәширов. Куштаннар команда белән, телләрен чыгарып, Гафелне куып йөри. Р.Батулла. Тел озайту к. тел тидерү. Бигрәк тә бу гасырның башында төрле кара көчләр сөекле Пәйгамбәребезгә тел озайтып, --- төрле начарлыкларны мәйданга чыгарырга тырыштылар. М.Басыйр. Тел озату иск. к. тел озайту. Мин һәммә ислам гәзитәләрен җаным кадәр сөямен, һичберсенә тел озату минем шәэнем түгелдер. Г.Тукай. Тел очына килү Тиешле урынында әйтеләсе сүзләр искә төшү, хәтергә килү; әйтәсе килү. Стиль башка, сүзләр запасы, лексикон башка, кирәкле сүзләре, терминнары тиз генә тел очына килми… Р.Миңнуллин. Тел очында 1) Әйтеләсе сүз алдан әзерләнгән булу, әйтергә теләгән сүз күңелдә тору. Классташларыма рәхмәт, күз карашларында һәм тел очларында олы сорау билгесе сизелеп-күренеп торса да, ник берсе төнге вакыйгалар турында төпченсен. А.Тимергалин; 2) Әйтәсе сүзне искә төшерә алмый тору. --- аты коргыры, тел очында гына тора. Р.Галиуллин. Тел өстендә Һәрвакыт гайбәт h.б.ш. темасы булу, еш телгә алыну, һаман сөйләнеп тору. Кыз язмышы кыл өстендә, Кылдан төшкәч тел өстендә. Мәкаль. Тел пычрату Ямьсез, күңелгә ятышсыз сүз сөйләү. Әмир Ибраһим Рахман белән сүз алышып тел пычратырга да теләк белдермәде. В.Имамов. Тел саклау Хөрмәт йөзеннән яки йола саклап күп сөйләшмәү, дәшмәү, тел яшерү. Козьманың пәһлевандай таза гәүдәсе үк әртил ирләреннән тел саклауны сорый, аннары аның гаделлеге дә аларны буйсынырга мәҗбүр итә иде. В.Имамов. Тел салу Берәр төрле үтенеч белән яисә катлаулы, четерекле мәсьәләне кузгатып сүз әйтеп карау. Бу хакта мин әле тагын бер-ике кешегә тел салып карамакчы булам. Ак юл. Тел салындыру Бик нык ару, талу, талчыгу. Кайтасың тел салындырып, тәмам эт булып арып. Ш.Галиев. Көн саен иртүк килеп берничә сумка китап төйибез дә шәһәр буйлап тел салындырып йөрибез. М.Нурулла. Тел сату Сүз ташу, гайбәт сату. Ярый әле хатыны тел сатучы түгел, сүзне урамга чыгармый. Ф.Яхин. Тел сөйләү 1) Әләкләү. Фазыйл мәгъзүм атны мактады, сары башлы малай минем өстемнән тел сөйләде: – Без, ялан карап йөреп, сезнең борчак эченә хәл җыярга утырган идек, улың безгә бәйләнә, – ди. Г.Ибраһимов; 2) Гайбәт сөйләү. Тел сөяксез «Юк-барны да, ялганны-чынны да сөйләргә була» мәгънәсендә. Сүләсен, сеңлем, сүләсен. Тел сөяксез бит. Син аңа бер дә аптырама. Р.Кәрами. Тел сузу к. тел озайту. Тел табу Үзара аңлашу, бер-береңне аңларлык сүзләр табу, килешү, уртак фикергә килә алу. Мәҗлес таралгач, Хөрмәт аны [Мәнвияне] озатып та куйды, телен тапты, ләкин бүз көясе булмады – озак тоткарламады. Р.Кәрами. Тел таптау к. тел юкарту. Карышмыйм, барам, әмма ләкин телеңне таптама, зинһар. Ф.Хөсни. Тел тегермәне Күп итеп кирәкмәгән, урынсыз, мәгънәсез сүз сөйләү турында. Фатыйманың тел тегермәне әйләнешен арттыра барды. Ф.Садриев. Аның каравы тел тегермәненең суын таштырып-таштырып тутырган: сөйләп туя алмый. Н.Гыйматдинова. Тел тешләү Сүз сөйләүдән тыелу, каршы сүз әйтмәү. Алар үзләре дә урлашалар, шуңа күрә тел тешләп яшәүне артыграк күрәләр. Ф.Баттал. Тел тибрәндерү к. тел тибрәтү. Егетнең акылы түгел, ташып чыгарга торган хисләре шушы рәвешле итеп телен тибрәндерде. Ф.Яхин. Тел тибрәтү Сөйләү, сүз әйтү. Ул тел тибрәтеп нидер сорамакчы булды – тавышы чыкмады. М.Маликова. Тел тидергесез Һичбер гаеп ташларлык түгел; бик яхшы, әйбәт. Практик сынауларны да тел тидергесез үткәннән соң, ГАИ начальнигы карт курсантны үзе котлаган. А.Тимергалин. Тел тидерү 1) Гаеп ташлау, каршы сүз әйтү, шелтә белдерү. Бигрәк тә шигырь турында сүз барганда, бигрәк тә татар шигыренә тел тидерә башласалар, Илдар абый ярсыган арысланга әйләнә торган иде. Р.Миңнуллин; 2) Кемне дә булса яманлау, хурлау; тиргәү. Андый хатынга тел тидерү – үзе зур гөнаһ ул! Ф.Баттал. Әнә бит Талгун бәккә берәүнең тел тидергәнен барып әйтүе генә булды, шундук йөзбашы итеп тә куйдылар, ә тел тидерүчене көньяк манарага күтәртеп астылар. Р.Сәгъди. Тел тимәслек к. тел тидергесез. Ханзафаров гомере буенча үзен тел тимәслек кеше итеп санап килде, кул астындагы кешеләрдән дә гел кадер-хөрмәт кенә күрде. Г.Әпсәләмов. Тел тотлыгу к. тел тотылу. Егет ташны күргәч, өнсез калды, теле тотлыкты: ташта егет комга язган тамгалар чекерәеп тора иде. И.Хуҗин. Тел тотылу Сүзне әйтә алмый тору. Сорадылар, җавап бирә алмадым, хәтерем адашкандай, телем тотылгандай кебек иде. Ф.Яхин. Тел төбе Әйтелгән сүз артына яшерелгән теләк; сүзнең эчке мәгънәсе. Шуңа да XXI гасыр укучысына, әлеге иҗатның нечкә серенә тулы мәгънәсендә ирешү өчен, шигъри сүз артына яшерелгән тел төбенә төшенергә кирәк. А.Хәбибуллина. Европа Русия белән дус яши, дисәләр дә, аларның тел төбендә башка мөнәсәбәт. М.Басыйр. Тел төбен тартып карау Нәрсәдер турында кемнеңдер фикерен, аңа мөнәсәбәтен ачыкларга тырышу. Тел төбен тартып кара, бәлки, риза булыр. Т.Гыйззәт. Тел туздыру Бернинди мәгънәсе булмаган буш сүз сөйләү. Сөйлиләр шунда тел туздырып, гомер уздырып. Ә.Фәйзи. Тел уйнату Үзен күрсәтергә теләп, купшы сүзләр кулланып, оста итеп сөйләү. Тел чайкау к. тел тидерү. Никләремә дип кенә шул фамилия белән тел чайкадым инде, ә? Ф.Баттал. Тел чарлану Сүз сөйләргә остару, оста итеп сөйләргә өйрәнү. Габделбәр элек алай түгел иде. Хәзер исә, ни хикмәттер, теле чарланган. Ә.Фәйзи. Тел чарлау Кирәкмәгән сүз сөйләү, сөйләнү; кемгә булса да бәйләнү, аңардан көлү. Минем сезнең белән тел чарлап торырга вакытым юк. З.Зәйнуллин. Урам буйлап үзеңне мактап, көндәшләреңне яманлап, үзең хакында уңай фикер тудырырга тырышып тел чарлап күп йөрергә була, әлбәттә. Р.Хәкимов. Тел чартлату к. тел шартлату. --- бабагыз тел чартлатып калды: «Әй-яй кәттә нәрсә бу!». Ф.Баттал. Тел чишелү Дәшми торганнан соң сүзчәнләнеп китү, кинәт күп сөйли башлау. Кәүсәриянең нишләптер теле чишелеп китте, гел сөйлисе килә, күңелне борчыган нәрсәләрнең һәммәсен дә сөйләп тышка чыгарасы, дөресрәге, менә шул ир белән уртаклашасы килә. З.Мурсиев. Тел чишелеп китүчән бит ул. Юктан гына уйларыңны ачып ташлавың бар. Ф.Яхин. Тел чишмәсе Сүз? |