ТЕКТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. тегүI 2) Тегүчегә тегәргә бирү, тегүчедән кием-салым эшләтү. Сугыштан кайткач, әнә үзенә өр-яңа тун, өр-яңа толып тектерде. В.Нуруллин. Багдад ягыннан килеп, Болгарда төпләнеп калган Габид атлы тегүчегә ул моннан өч ай чамасы элек туй өчен үзенә кара төлкедән кышкы тун, кызыл атластан җәйге тун тектерергә биргән иде. Н.Фәттах Тектерә башлау Тектерергә керешү. Хатын-кызлар, кәкре аякларын каплар өчен, озын күлмәк тектерә башладылар, ягъни озын күлмәк кигән хатын-кызны күрсәң, бел: аның аяклары бик үк туры түгел, дигән. Р.Батулла Тектереп алу Тиз генә тектерү; тектереп әзер итү. Ул елларда бик модалы саналган баш киеме «испанка»ны мин дә әниемнән тектереп алдым, аны бик горурланып киеп йөрдем. Т.Нурмөхәммәтов Тектереп йөрү Әле, хәзер тектерү белән мәшгуль булу. Хәзерге вакытта Аязга костюм тектереп йөрибез. Татарстан яшьләре Тектереп кую Алдан тектереп әзер итү. Аннан соң, ул кайтканчы, яңа күлмәк тектереп куярмын дигән идем. Р.Сальмушев Тектереп тору Һәрвакыт, еш тектерү |