ТЕ’К-ТЕК КИЛҮ ф. к. текелдәү . Стена сәгате авыр герен идәнгә таба өстерәп тек-тек килә, тын өйдә аның тавышы «юк-юк» дигән кебек булып ишетелә. М.Мәһдиев. Солдат, аныңча, сәгать угы сыман, гел тек-тек килеп хәрәкәтләнеп торырга тиеш. С.Поварисов