ТЕ’К-ТЕК иярт. 1) Ритмлы кабатланып торган «тек» тавышын белдерә

2) Сәгать йөргән тавышны белдерә. Тик диварга эленгән ике герле сәгать кенә вакыт саный: – Тек-тек! З.Зәйнуллин. Нидер сөйли тек-тек иске сәгать... Ф.Дәүләтгәрәева

3) сир. Мылтык, автомат, пулемёттан өзлексез атып торган тавышны белдерә. – Огонь! – лётчик шулай диюгә, ромблы кеше гашеткаларны кысты: тек-тек, тек-тек. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә