ТЕКСТИЛЬ җый. и. лат. 1. Һәртөрле тукымалар. Сәнәгать җитештерүендәге үсешкә тире һәм кием-салым, текстиль, резин һәм пластмас әйберләр, электр җиһазлары, электрон һәм оптик җиһазлар эшләп чыгару да зур йогынты ясаган. Р.Шакир 2. с. мәгъ. Тукымадан торган, тукымадан гыйбарәт. Тышкы сәүдә әйләнешенә килгәндә, Татарстан – Беларусьның сәүдә партнёры: 2006 елда Татарстанга Беларусьтан килгән импортның төп өлешен тракторлар, механик җиһазлар, текстиль материаллар тәшкил итә. Ватаным Татарстан |