ТЕКСТ и. лат. 1) Кешенең берәр матди җирлектә теркәлгән фикере

2) Берәр гыйбарәне, әдәби әсәрне, документны һ.б.ш.ны тәшкил иткән, билгеле эзлеклелектә һәм бәйлелектә килгән сүзләр һәм җөмләләр җыелмасы. Фәнни өлкәгә ныграк керү исә, үз чиратында, каләм иясенең нәфис текст төзү осталыгын арттыра. И.Нуруллин. Текст астында хакимнең урынбасары, прокурор, милиция башлыгы, олигарх, баш табиб һәм башкаларның имзалары тезелеп киткән иде. Ф.Хуҗин

3) Нинди дә булса әсәрдән китерелгән өзек. Һәм бу очракта, хәер – элегрәк тә, язучы [Г.Гыйльманов] озын-озын аятьләр, дога текстлары китерә. Ф.Урманче. Без ана телебезне онытмасын өчен, әтиебез --- җәйге каникулда көн саен ярты сәгать китаптан нинди дә булса текст күчереп язарга бирә иде. Г.Шәйхи

4) Әдәби әсәрнең, документның һ.б.ш.ларның искәрмә, астөшермә, аңлатма кебекләрне исәпкә алмаган төп өлеше

5) Музыкаль әсәрнең сүзләре. Хәлбуки «Кәккүк»нең көе Солтан Габәши тарафыннан Г.Рәхим текстына язылган, һәм беренче тапкыр бу җыр текст авторының үз өендә җырланган. М.Мәһдиев. Әзер көйгә текст язылырга тиеш түгел, дип исәпләмим мин. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә