ТЕКМЕКЛӘ’Ү ф. диал. Җентекләп, җиренә җиткереп эшләү. – Акчасын кызганмый, көчен кызганмый, нинди мәктәп күрсә, шуны яптырырга тырышып йөридер иде, – дип бәян иткәч, Әхмәт теге татар сурәтенә текмекләп карады. Ф.Әмирхан. Анда җирле сөйләм сүзләре дә (табалыйсыгыз, кана, берди, чытлыклану, текмекләп) шактый очрый. Г.Тукай |