ТЕКЕРДӘ’Ү ф. Текерт-текерт иткән тавыш чыгарып тору. Кызганыч, шунда [трамвай-ресторанда] текердәп кенә шашлык кимереп барасы килгән иде. Татарстан яшьләре. Ерак Көнчыгышка таба текердәгән поездда, Байкал күле буенда дөньяга китергәндә, Фәридә Нуриева улының дөньякүләм танылган шәхес, диңгез утраулары сатып алырлык иң бай биюче булачагын хыяллана да алмагандыр, мөгаен. Кызыл таң Текердәп алу Аз гына, кыска вакыт текердәү Текердәп кую Кинәт кенә текердәгән тавыш чыгару Текердәп тору Бертуктаусыз текердәү Текерди бару Торган саен ныграк текердәү Текерди башлау Текердәргә керешү. Тагы берничә сүз ишетелде дә, [тегү] машина[сы] текерди башлады. Г.Ибраһимов Текерди төшү Тагы да ныграк текердәү |