ТЕКЕЛДӘ’Ү ф. 1) Тек-тек итү, тек-тек иткән тавыш чыгу. Көн саен станогым минутлап кына түгел, сәгатьләп бушка тора яки бушка текелди. Г.Кутуй. Стенага эленгән сәгать теле генә үз җаена текелди. Н.Каштанов

2) Мылтык, автомат, пулемёттан өзлексез атып тору. Сул яктагы автоматчы текелдәргә кереште, тик Золотарёв нигә суза соң? Р.Низамиев

3) күч. Бертуктаусыз нидер сөйләнү, бытылдау. Илгиз өзлексез текелдәп, әледән-әле әнисе белән әтисенең кулларына асылынып, я сикергәләп барганнан соң, әтисенә һөнәрен күрсәтергә теләде. А.Расих

Текелдәп алу Бераз, кыска вакыт дәвамында текелдәү

Текелдәп йөрү Һаман, бертуктаусыз текелдәү

Текелдәп кую Бер тапкыр текелдәгән тавыш чыгару

Текелдәп тору Берөзлексез текелдәү. Рәхилә, тиз генә озатып куйыйм дисә дә, бик озак кибет ишеген бикли алмый азапланды, бикләгәч, әле генә текелдәп торган булса да, сөйләшергә сүз тапмады. Р.Рахман

Текелди бару Тагын да ныграк текелдәү. Казанга якынлашкан саен, поездның тәгәрмәчләре ныграк һәм ачыграк текелди бара иде. Р.Мөхәммәдиев

Текелди башлау Текелдәргә тотыну. Кабынды бит, бер көйгә генә текелди башлады. В.Нуриев

Текелди бирү Бернигә карамый текелдәвен дәвам итү. Югыйсә инештә сулар ага, фирүзә күктә болытлар сәяхәт итә, диварга элеп куелган сәгать бер хыянәтсез текелди бирә. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә