ТЕКЕЛДӘТҮ ф. Берәр нәрсәне бәргәләп, эшләтеп, тек-тек иткән тавыш чыгарып тору. Сиңа инде «Зингер» машинасында текелдәтеп әйбер генә тегеп утырырга туры килер. С.Ибраһимова Текелдәтә бару Торган саен көчлерәк текелдәтү Текелдәтә башлау Текелдәтергә тотыну. Кайткач, тагын компьютер артына утыра, бармаклары хәреф төймәләрен текелдәтә башлый. Туганайлар Текелдәтә бирү Бернигә карамый текелдәтүен дәвам итү. Ул башын селкеп кенә куйды, күзен тегүеннән алмады, машинасын текелдәтә бирде. Г.Якупова Текелдәтә төшү Тагын да ныграк яки бераз дәвам итеп текелдәтү Текелдәтеп алу Кыска вакыт арасында текелдәтү. Машинасын текелдәтеп ала да ил халкын күлмәкле итә дә куя. Ф.Яхин Текелдәтеп йөрү Төрле урыннарда бертуктаусыз текелдәтү. Мондый башмакларны киеп, урам ташларын тек-тек итеп текелдәтеп йөрүе ни тора. Д.Аппакова Текелдәтеп кую Бер тапкыр текелдәгән тавыш чыгару Текелдәтеп тору Берөзлексез текелдәтү |