ТЕКӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. текәү . Болар икесе – озата йөрүчебез һәм үтә артык кызыксынучыбыз – үзара карашып, күзләрен бер-берсенә текәштеләр. Ф.Яхин

2) диал. Берәр нәрсәнең каршына килеп төртелү. Диварга килеп текәшү

3) диал. Бер-берсенә якын ук китереп, кысып тоту; терәшү. Алар, басма өстендә бер-берсенә юл бирмәгән ике кәҗә тәкәсе сыман мөгезләрен текәшеп, тынып калдылар. А.Хәлим

4) күч. Берәр нәрсәгә хәтле килеп җитү, ирешү, барып тоташу. Яңа җиткәнче ашарга бер подаука он, бер капчык бәрәңге биргәннәр ие, --- шуның белән яңага килеп текәштек. Г.Бәширов

Текәшеп кую Текәшкән хәлгә килү

Текәшеп тору Билгеле вакыт дәвамында текәшү. Күзгә-күз текәшеп торганнан соң кочаклашалар. Р.Әбделмәнев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә