ТЕКӘ’Ү ф. Кемгә яки нәрсәгә дә булса күзне төбәү, кая булса да карашны юнәлтү. Бармак янады танышым, мәгънәле дә, сагайткыч та карашын йөземә текәп. Ф.Баттал. Врач күзләрен аска текәде, иреннәрен кысып кына пышылдавын дәвам иттерде. К.Тимбикова Текәп тору Әле, хәзерге вакытта текәгән булу. Гайнан абыйсының, мисал чишкәндәге төсле, башын кырын салып, күзләрен бер ноктага текәп торуыннан Рәфиснең көләсе килеп китте. Н.Әхмәдиев. Ә ул аз гына гаҗәпсенеп, сөйкемле кара күзләрен миңа текәп торды да кинәт ачылып китеп көлеп җибәрде. В.Нуруллин |