ТЕКӘЛҮ ф. 1) Берәр ноктага, әйбергә күзләрен төбәп, игътибар белән карап тору; күз дә алмыйча дикъкать белән күзәтү. Ул барактан чыгып китә, кашларын җыерып, тимерчыбык киртәләргә текәлә. Г.Әпсәләмов. Менә ул, --- кулын селтәп, бүкәнгә барып утырды, тонык картлык пәрдәсе өрткән күзләре миңа текәлде… И.Гыйләҗев 2) диал. Килеп терәлү, килеп төртелү. Эшнең уңышлы тәмамлануы акчага текәлгән Текәлеп алу Аз гына, кыска вакытка текәлү. Сафуанны да табиб дип уйлаган рәссам, үзем китсәм, мондагы бәхетемнән мәхрүм калмаммы дигәндәй, тагын бер мәртәбә ишеккә текәлеп алды да тикшерүчегә иярде. Ф.Баттал Текәлеп бетү Тәмам, тулысынча текәлү. Тегенең карашы кырыс йөземә текәлеп беткәч кенә, кырт кына сорап куйдым: – Теге фәлән номерлы кара мотоциклны кая куйдыгыз? Ф.Баттал Текәлеп кую Бер тапкыр текәлү. --- аулаграк почмакка баскач, йөземә тагын текәлеп куйды. Ф.Баттал Текәлеп тору Билгеле вакыт дәвамында текәлү; әле, хәзерге вакытта текәлгән булу. Лимон Бананович күршесенең елтыр пеләшенә, көзгегә карап торгандай, озак кына текәлеп торды да башын артка ташлап шаркылдады. Ф.Баттал. --- ә бу кандаладай кадалырдай булып текәлеп тора. Ф.Баттал |