ТЕКӘЛЕК и. 1) Текә булу. Кайчагында бу үр артында биеклеге һәм текәлеге белән кызыктыргыч тау да чагылып киткәндәй була. Ә.Гаффар 2) Текə урын, текә битләү. Инде текәлек буйлап тау өстеннəн бара идек. Н.Исәнбәт 3) Текә булу дәрәҗәсе, авышлык. Мин хәзер баскычның текәлеген дә, кулдагы баланың авырлыгын да тоймадым. Н.Фәттах 4) күч. Кырыслык, корылык; тәкәбберлек, эрелек. Күрәсең, текәлек һәм тәкәбберлек заманнан гына түгел, тәрбиядән дә килә торган сыйфатлардыр. Ф.Сөнгатуллина. Телевизор экраннарыннан, кинофильмнардан, Интернет челтәреннән агылган бу тискәре күренешләрне һәм сыйфатларны сеңдереп үскән яшьләр аларны инде яшәү рәвеше, текәлек дип кабул итә башлады. Ф.Зариф |