ТЕКӘЛӘНҮ ф. 1) Текәлеге арту, текәгә әйләнү. Чагыл тавының Минзәлә инеше ягыннан текәләнеп күтәрелүе һәм югарыдан тәгәрәп төшкән ташның аска таба омтылып очуы исә котларны ала. Ф.Яхин. Тау шулкадәр текәләнде, хәзер иелеп, ташларга таяна-таяна атларга, кайбер урыннарда үрмәләргә туры килде. Көмеш кыңгырау

2) күч. Кырыслану, холык-фигылендә корылык барлыкка килү; тәкәбберләнү, эреләнү. Чит илдә пикаплар фермерларга тирес, силос ташу өчен хезмәт итсә, бездә аны кыйммәт бәягә алып, «текәләнеп» йөриләр. Шәһри Казан

Текәләнә бару Акрынлап, аз-азлап текәлеге арту. Кояш текәләнә барган саен, агач, куак кәүсәләрендә хәрәкәт көчәя, яшәү каны кайнарлана. Р.Газиз. Тауның итәге сөзәк, үргә таба текәләнә бара, текәләнә бара, ә түбәсе футбол мәйданы кадәре тип-тигез мәйдан хасил итеп очланган. Ә.Әминов

Текәләнә башлау Текәләнергә тотыну

Текәләнә төшү Тагын да текәләнү

Текәләнеп алу Берникадәр текәләнү

Текәләнеп бетү Тәмам, бик нык текәләнү

Текәләнеп йөрү Әле, хәзерге вакытта текәлек күрсәтү

Текәләнеп китү Кинәт текәләнү, текәрәк булып күренү. Сазлыкка килеп төртелгән җирендә тау тагын да биекләнә, тагын да текәләнеп китә. X.Садрый

Текәләнеп тору Әле, хәзер, күз алдында текә булып күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә