ТЕКӘ с. 1. 1) Җир өсте тигезлегенә, офыкка нисбәтән вертикальгә якын зур почмак ясап торган; киресе: сөзәк. Керәшәләр ояларын текә ярга ясый. Р.Батулла. Алда ап-ак болытлар бөркәнгән биек таулар, ишелеп төшәр сыман күренгән текә таш кыялар. Т.Шәрәфиева

2) Юнәлешен, тар почмак ясап, кискен үзгәрткән. Бу юл тау астына таба бара һәм упкынга берничә метр кала текә борылыш ясый. Р.Нуруллин. Ак йолдызлар сибелгән могҗизалы күктә аяк араларына таяк кыстырган убырлар очып йөри, һәм алар, текә пике ясап, берәм-берәм аланлыкка очып төшәләр. Казан утлары

3) Киң һәм төз. Ләкин чын күңелдән шатланырга бер нәрсә комачаулык итте: ул да булса, егетнең текә маңгае астыннан сөзеп карап куюы. М.Маликова

4) күч. Кырыс, таләпчән, усал. Иннокентийны үтмәс пычак белән телгәләгән текә холыклы сержант инде элеккечә гайрәтле түгел иде. З.Мәхмүди

5) күч. Үзен башкалардан күпкә өстен санаган, башкалар белән санлашмый торган; зур мөмкинлекләргә ия булган, шул мөмкинлекләрдән файдаланган, кәттә. Шунда гына текә түрәнең исенә төшә иске дусты... Ә.Дусайлы. Казанның текә байлары артыннан гади халык та ияреп, болындай киң мунчалар салырга кереште. Э.Фатыйхова

6) күч. Нинди дә булса сыйфаты белән үз ишләреннән күпкә өстен, кайсыдыр ягы белән шаккатыргыч булган. Мөмкин булган саен озын чәчләргә сүз катмыйча калмый үзе, әлбәттә, ләкин кызыл иреннәргә текә машиналы, чибәр, бай егетләр кирәклеге беркемгә дә сер түгел. Ә.Галиева

2. и. мəгъ. Текəлек. Биектә, текәдә, --- йокысыннан уятылган яман капландай, ак шом дерелди, селкенә, шуыша башлар, кар көртләре, өемнәре түбән очучы ак ташкынга әйләнер. Г.Хөсәенов

3. рәв. мәгъ. 1) Тек, вертикаль рәвештә, туп-туры өскә каратып. Өйгә кергәч тә безнең иң элек күргән кешебез сәке түрендә, стенага терәлеп, текә утырган бер бабай булды. Ә.Еники

2) Кинәт һәм кискен хәрәкәт ясап. Һәм, текә генә иттереп, китәсе юлыннан йорт эченә борылды. Л.Ибраһим-Вәлиди

3) күч. Кырыс, усал итеп, шелтә белдереп. – Нигә килеп керүгә үк белдермәдегез монда икәнлегегезне? – дип, Солтанга текә генә карап куйды. Ф.Яхин

4) күч. Кискен, көтелмәгән рәвештә. Сәет урман сакчыларын сыйлап, агач кисүчеләрне майлап йөргәндә, аның дөньяга карашын, киләчәген текә үзгәртеп куйган хәлләр булган икән шул. Т.Галиуллин. Тик менә азык-төлекнең бик текә кыйммәтләнүе һәм газның хакы күпкә арту белән генә һич тә килешеп булмый. Р.Миңнуллина

5) күч. Тәкәббер, эре, үтә булдыклы, бөтенесеннән дә өстен булырга тырышып. Вәт бит, ә! Үзенчә текә булып күренәсе килгәндер инде. Д.Алмазова

Текә баш(лы) Үзен тәкәббер, бик эре, башкалардан өстен тоткан кеше турында. Текә башлы буш кешеләрне автор богдай башаклары белән чагыштыра, башлары иелгән тук башакларны мактый. А.Вәлиуллина. Текә борылыш Көтелмәгән үзгәрешләр. Кеше тормышында текә борылыш мизгелләре әлләни күп булмый. Ә.Дусайлы. Текә борын(лы) к. текә баш(лы). Әле яңа гына дию пәриедәй дөньяларны дер селкеткән текә борын Чәлдери эреде дә китте. Ф.Яхин. Текә күтәрелеш Тиз арада бик нык үсеш, көтелмәгәнчә алга китеш. Терлекчелек текә күтәрелеш ала. Г.Мөхәммәтшин. Текә муен(лы) к. текә баш(лы). Әйе, бу тәкәббер чибәрнең текә муенын бөгәсе, чөелгән башын идерәсе килде аның. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә