ТЕК III кис. рус сөйл. 1) Нәрсәнең дә булса югары сыйфатка лаек булуын раслап әйтелә; «менә ичмасам!», «дисәң дә ярый!» мәгънәсендә. Әҗмәкәйдә кичә «Чингачгук – Олы Елан»ны күрсәттеләр, ну, киносы тек киносы да инде! В.Имамов. – Менә ичмасам бу гармун тек гармун! – дип, башта әйләндерә-әйләндерә карады, телләренә баскалап, тавышын тыңлады. Г.Галиева

2) Кире сыйфатның һаман (бу очракта да) саклануын белдереп әйтелә. Ләкин хайван аңгыра тек аңгыра шул, бердәнбер котылу юлы шушында тыныч кына тупланып тору икәнен аңларга теләми, күк күкрәгән саен куркышып, авыл ягына койрык чәнчеп чабу ягын каера. Н.Әхмәдиев. Ни көтәсең аннан, дивана тек дивана! Ә.Баян

3) «Күрәсезме нинди?», «ис китмәле» мәгънәсендә. Вәт тек мәхәббәт! Ф.Яруллин

4) Шартны белдергән сүзләрдән соң «очракта, хәлдә, булса» мәгънәсендә. Тырышып эшли башладың тек, теге рәсемне үз кулым белән ертам да ташлыйм. А.Алиш

5) Катгыйлык төсмере өсти; «дигәч» мәгънәсендә. «Булмый тек булмый. Булмаганга элеп булмый», – диде дә, эшем кешесе кебек, кырт борылып китеп барды. Г.Гыйльманов. Әрбир белән җумаламагыз да, хөкүмәт ызбасына бармыйм тек бармыйм! Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә