ТЕИЗМ и. гр. 1) Гомумән дөньяны яраткан Аллаһка, илаһларга ышану, дин. Имансызлар критик масса чиген узгач, җәмгыять катастрофага (Бөек Туфанга) юлыккан, ә инде Нух пәйгамбәр токымын андый җәзадан саклау ниятендә дин (теизм) уйлап чыгарылган һәм илаһи гыйлемне саклау өчен мистерияләр оештырылган. Р.Сафин

2) Бердәнбер Аллаһны дөньяны яратучы һәм аның белән идарә итүче абсолют бөек зат итеп күзаллый торган дини-фәлсәфи тәгълимат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә