ТЕЗҮЛЕ с. лингв. Җөмләдә сүзләрнең һәм җөмләләрнең, бер-берсенә иярмичә, бер-бер артлы килү бәйләнешеннән гыйбарәт. Кушма һәм тезмә сүзләр, мәсәлән, үзара ияртүле бәйләнештә булган сүзләрдән (ташкүмер, тимерьюл), ә парлы сүзләр үзара тезүле бәйләнештәге сүзләрдән барлыкка килә (ата-ана, бала-чага, әйбер-кара). Ф.Хисамова |