ТЕЗҮ I ф. 1) Билгеле бер сызык, линия буенча бер-берсенә янәшә яки бер-бер артлы бер тезем итеп урнаштыру. Иртән, ишегалдына чыгарып тезеп, физик күнегүләр ясаталар иде. А.Тимергалин. Зәңгәр мотоцикл бишегенә утырган кәләпүшле бер карт, шул күпер башында атларны бер сызыкка тезеп, соңгы хәер-фатихасын бирде. В.Имамов

2) Билгеле бер тәртип белән яссылык өстенә урнаштыру. Бер калай дучмак тезеп, аларны канат белән майлап, мичкә тыгарга йөри. А.Тимергалин. Ул әле, йокларга ятмыйча, безне көтә, хәзинәдә барын өстәлгә тезеп, сый-хөрмәт әзерләгән. Ф.Хуҗин

3) Бер төрле әйберләрне бер сызык буйлап, берәр фигура ясап яки үзәге аша нәрсә дә булса үткәреп урнаштыру. Кунак бәрәңгене шашлык кебек итеп турамы-турамы белән тимерчыбыкка тезеп, учакта кыздырып ашарга ярата иде. Ф.Яруллин. Аның янында --- энҗе ташлар тезеп, ак төлке тиресеннән тегелгән затлы бүрек кигән тагын бер кеше бар. В.Имамов

4) Чыбык, юкә, камыш кебек нәрсәләрне рәттән тыгыз итеп кую. Агач ботакларын тезеп, биек читән тоткан, аның баш-башын тоташтырып, стенасын үзле балчык белән сылап чыккан. Г.Гыйльманов

5) Нәрсә дә булса кору, төзү, оештыру, ясау. Табын тезә, чәчәкләр өләшә, режиссёрга, артистларга рәхмәтләр яудыра. К.Тимбикова. Берничә ир әзер чокырларга тимер баганалар утырта, аларга җепсәләр сузып, тактадан койма тезә. Ф.Хуҗин

6) күч. Эзлекле итеп бәйнә-бәйнә сөйләү, әйтү, язу. – Склад менә бу турыда, – дип, Сабит һәммәсен бәйнә-бәйнә тезеп аңлатса да, Кадрия, --- икенче катка менеп, бөтен ихатага югарыдан торып күз ташларга булды. В.Имамов

7) күч. Сүгү, ачулану, әйтмәгәнне калдырмау. Тезә генә теге: комиссия белән булган вакыйганы да ачып салды, графиктан тыш отпускага җибәрүне дә калдырмады. Д.Бүләков

8) күч. Берсенә берсен ялгап, такмак, җыр җырлау, көй уйнау яки шигырь әйтү. Ярсып-ярсып, дәртләнеп-дәртләнеп тезә көен, өздерә, күңелне тәмам әсир итә. И.Гыйләҗев. Тезә улым матур көйләрне. Г.Гайнетдинова

9) күч. Еш, күп тапкыр, кабат-кабат бер үк сүз язу, билге кую һ.б.ш. Ул математикадан халык җырчысы Миңгол Галиевкә гел бишле генә тезгән. Р.Газиз

Тезә бару к. тезеп бару. Әнә ташчы егетләр, кельмаларын ялт-йолт уйнатып, ак силикат кирпечләрне берәмтекләп тезә баралар. Н.Хәсәнов. Уйланып-сайланып тормый, кайсы эләгә, шуны такыясына тезә бара. Р.Габделхакова

Тезә башлау Тезәргә тотыну. Фатыйма аның чалмасын салганын да көтмичә тезә башлады. Әкият. Разия пылаудан бушаган тәлинкәләрне җыеп алды да өстәлгә чәй тәмнәре, чәчәкле чынаяклар тезә башлады. А.Әхмәтгалиева

Тезә бирү Бернигә карамый тезүен дәвам итү. Ильяска шул гына кирәк, такмаклары беткеле түгел, үзенең дә, түгәрәкнең дә күңеле булганчы тезә бирсен әле. Ә.Баян. Сергеев, Кудрявцевка якын ук килеп, ялагай тавыш белән тезә бирде. В.Имамов

Тезә төшү Тагы да бераз тезү

Тезеп алу Тиз генә тезү; бераз гына тезү

Тезеп бару Һәрберсен, булган берсен тезү. Һәр укыганы саен, ялгыша күрмим дип, өстәл өстенә шырпылар тезеп бара. Ф.Җамалетдинова

Тезеп бетерү Барысын да тезү, беткәнче тезү. Ашамлыкларны тезеп бетергәч, хатын кеше буш савытларны җыеп чыгып китә. Э.Яһудин. Әбдүш китапларны тезеп бетерә дә, кесәсеннән түбәтәй чыгарып, башына киеп куя. Н.Кәримова

Тезеп бирү Тезергә ярдәм итү; башыннан ахырына җентекләп, бөтен нечкәлекләре белән тезү. Рәдиф барысын да бәйнә-бәйнә тезеп биргән. В.Нуруллин

Тезеп йөрү Әле, хәзерге вакытта тезү. Хөршидәттәй савыт-сабаларны юып, киштәләргә тезеп йөргәндә, буфет эчендәге җиз калайның тәмам каралып китүен күреп алды. А.Тимергалин

Тезеп калу Тезәргә өлгерү. Җәмилә, ире йодрыгын төйнәп өстенә ташланганчы, тезеп калырга ашыкты. Н.Гыйматдинова

Тезеп карау Тезергә омтылу. Бүген күргән-ишеткәннәренең барысын да барлап, тәртипкә китереп, бер җепкә тезеп карарга тырышты. Ф.Баттал

Тезеп китү Берсе артыннан берсен тезү. – Такси тотарбыз, ун минуттан миндә булырбыз, паспортыңны да котлыйсы бар! – дип тезеп киттем мин, Азатка авыз ачарга да бирмичә. А.Тимергалин. Артык сорауларга урын калдырмыйча, Бородулин үзе тезеп китте. В.Имамов

Тезеп кую Алдан тезү; тезгән хәлгә китереп калдыру. Барысы да – коллар да, җарияләр дә хан аяк астындагы җирне үптеләр, табакларны, башларыннан алып, идәнгә тезеп куйдылар. Әкият. Стена буена тезеп куелган урындыкларның берсенә утырды. Р.Рахман

Тезеп тору Бертуктаусыз тезү; әле, хәзерге вакытта тезү. Конвейерга салган кебек, йорт арты йорт --- бертуктаусыз төзеп тезеп тора. Л.Мөгътәсимова

Тезеп чыгу Барысын да бер-бер артлы тезү; башыннан ахырына кадәр тезү. Ул [Гали] шахматны тактага тезеп чыга. Әкият. Дәфтәр битенә без юньсез дип санаган кешеләрнең исемлеген тезеп чыктык. И.Диндаров

Тезеп яту сөйл. к. тезеп тору. Хәсән Галигә җибәрү өчен, мәкальләрне тезеп ятам. Ә.Дусайлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә