ТЕЗМӘ и. 1. 1) к. тезем (1–3 мәгъ.). Шушы тирәләрдә Уралның урта сырты тәбәнәкләнеп, казах далаларына таба вак-вак таулар, калкулыклар тезмәсе сузылып китә. З.Зәйнуллин. Ул бер тезмәне чыккан да, хәле бетепме, чалгы сабына таянып тора. Ф.Яхин 2) Абзар, лапас кебекләрдә киртәләр, бүрәнәләр, колгалар һ.б.ш.ны тезеп ясаган түшәм, сайгак. Көндез лапас түбәсендәге тезмәдә кипкән печән күргән идем, бернәрсә дә алмыйча, киттем шул печәнлеккә. Ф.Хөсни. Тезмәдән бер култык тукранбаш печәне алып төшеп, кәҗәнең утлыгына салды. Ә.Гаффар 3) Барысы бергә, тәртип белән аллы-артлы яки барысы да бер якка карап урнашкан кешеләр чылбыры. Бер минут та үтмәгәндер, нәрсә булганын аңлаганчы, немецларның алдан килгән тезмәсе җиргә ауды. З.Зәйнуллин 4) хәрби Рәт, саф. – Артка! – дип кычкырды Иванов, аннары тезмә буенча команда бирде. – Отделение, сугышка әзерлән! Г.Әпсәләмов. Аның [Тотышның], ничек тә тезмәне өзеп, Ямгырчы би янына үтеп керәсе, ничек тә аның үзе белән генә орышасы килде. Н.Фәттах 5) Билгеле бер тәртип белән бер-бер артлы узган вакыйгалар эзлеклелеге, күренешләр агышы. Исмәгыйльнең миен нәрсәдер яндырып үтте, һәм аның аңы яңарып, күз алдына бер-бер артлы вакыйгалар тезмәсе килде. Ф.Яхин. Бихисап күп вакыт гомер, маҗаралар, таныш түгел йөзләр аның хәтер тезмәсендә әле алга таба, әле артка таба йөгерешә башладылар... Г.Гыйльманов 6) Исемлек. Нәшер ителгән басмалар тезмәсеннән үк күзгә бәрелеп тора бит: төрле яшьтәге, төрле зәвыклы укучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү максаты тормышка ашырыла монда, ифрат киң тәгаенләнешле китаплар чыгарыла. Д.Морзакаева 7) Бер җеп, чыбык һ.б.ш.га тезелгән нәрсәләр, бәйләм. Рәхим юл капчыгына бер тезмә кипкән балык салып чыгып китте. Г.Минский. Клиндер тезмәсе 8) диал. Чират. Әллә никадәр сатучылар – тезмәне әйләнеп йөриләр. М.Фәйзи 9) шигъ. Иҗекләре билгеле бер ритмик тәртип хасил итә торган шигырь юлы, такмак, строфа, куплет, мәкаль һ.б.ш. Табышмаклар гадәттә бер яки берничә җөмләдән һәм сөйләү теленә җайлап әйтелгән такмазалы тезмәләрдән торалар. Н.Исәнбәт. Аннан [инверсиядән] чәчмә текстларда мул файдалану, бигрәк тә аерымланган хәлләрне җөмлә ахырына кую сөйләмне тезмәгә якынайта, эчке ритм тудыруда зур роль уйный. Р.Рахман 10) әд. Гомумән шигырь, назым, бәет. Шушы тезмәләрдә генә дә шагыйрьнең --- чын ир кешегә кирәкле сыйфатларның бер өлеше ачык чагылган. Ф.Бухарова. Чынбарлыкка үз бәясен биреп, бүгенге көнне борчыган мәсьәләләрне кыю калкыта ул үзенең тезмәләрендә. Л.Кәшфи 11) муз. Бер темага тупланып, бер-бер артлы уйнала торган әсәрләр тупланмасы. Мин үз чыгышымда татар халык көйләренә тезмә уйнадым. Р.Сәләхов. Әлеге концертта да Ринат үткән гасырның 60 – 70 нче елларында халык яратып җырлаган көйләрдән тезмә башкарды. Х.Гайфуллина 12) лингв. Ике яки берничә сүзнең үзара синтаксик багланып, бәйләнеп ясалган берлеге. --- тәрҗемә барышында, --- бер телдәге сурәтләү чаралары, шигъри детальләр икенче тел өчен гадәти сүз тезмәләре генә булып калуы бар. Р.Миңнуллин 2. с. мәгъ. 1) Берсе артыннан берсе тезелеп киткән. Моннан Актай авылы, бераз арырак сузылып киткән тезмә калкулыклар топографик картага төшерелгәндәй ачык күренә иде. А.Вергазов. Елганың уң ягындагы тезмә тауларның түбәләре баеп бара торган кояшның соңгы нурларына балкыган. С.Сабиров 2) Ритмлы итеп, шигырь белән бирелгән, тезмәле. «Поэма» дип сюжетлы, озын, нинди дә булса җитди проблемага багышланган тезмә әсәргә әйтәләр. А.Яхин. Андагы тезмә юлларда аяныч, моңлану, үткәннәр белән бәхилләшү ярылып ята иде. К.Миңлебаев 3) Сүзтезмәләрнең лексикалашуы алымы белән ясалган. Билгеле булганча, үзара ияртүле бәйләнештәге ике сүз ул – сүзтезмә, синтаксик берәмлек булып санала, ә кушма һәм тезмә сүзләр алар – лексик берәмлекләр. Ф.Хисамова |