ТЕЗЛӘНҮ ф. 1) Җиргә, өслеккә тез белән таяну, тездә тору. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. М.Хәбибуллин. Ярты аршын буе куелыктагы үлән арасында, каен төбендә, айга каршы бер карт адәм шинель өстендә тезләнгән хәлдә утырып тора иде. Ф.Вәлиев 2) күч. Баш ию, түбәнчелек күрсәтү. Пётр патша галиҗәнапларының алдына барып тезләнеп, сез аңардан тагын биш полк сорап алдыгыз. В.Имамов. Мәскәүгә каршы орышыр өчен гаскәр сорап, Казан ханы Сәхип Гәрәй тезләнеп ялварды, әмма бу ялваруларны Сөләйман колагына да элмәде. Р.Батулла 3) күч. Тирән хөрмәт күрсәтү, ихтирам белдерү. Безгә, бу ике олы шәхесне, милләтебезнең йолдызларын тәрбияләп үстергәннәре өчен, Җаек каласына тезләнеп баш ияргә генә кала. Р.Вәлиев. Әдәби гөлбакча күз явын алып утырсын, яңа үсентеләр белән баесын, дисәк, һәрберебез, үз мөмкинлекләребездән чыгып, җиребезгә, телебезгә хезмәт итәргә, аны сакларга, баетырга, аның изгелеген танып, аның алдында баш ияргә, тезләнергә бурычлыбыз. Л.Сәгыйдуллина 4) күч. Җиңелү; буйсыну. Шул сагыш сазлыгына кереп батсаң – бетәсең; синең гарип күңелең, һәр авырлык алдында тезләнеп, аңа баш ияргә генә тора... Г.Гыйльманов. 87 нче минутта исә «рубин»лы ярымсакчы Роман Еременко ЦСКАны бөтенләй тезләнергә мәҗбүр итте. Шәһри Казан 5) күч. Җимерелү, таркалу, бетү. Узган чорда авыл хуҗалыгы тармагын үзгәртеп кору, тезләнгән авылны тернәкләндерү, саклап калу юнәлешендә бернинди дә кардиналь адым ясалмады. И.Фазлетдинов Тезләнә төшү Бераз тезне бөгү, чүгү. Тыныч кына елга читенә килде дә, тезләнә төшеп, йөзен, беләкләрен юарга кереште. Р.Мөхәммәдиев Тезләнеп алу Бер тапкыр тезләнү, кыска вакытка гына тезләнү. --- яшь шагыйрьләр көшеленә дә остазлары Газинур Морат чишмәсенә килеп бер тезләнеп алу, аның сүз энҗеләрен учында сикертеп карау саваплы фарыздыр, шәт. М.Галиев Тезләнеп тору Әле, хәзерге вакытта тезләнгән булу; әлегә, хәзергә, вакытлыча тезләнү. Мәдинә карчык --- алдында тезләнеп торган Хәлимнең башыннан сыйпый-сыйпый, тәрәзәдән тышка төбәлеп, үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларын уйлый башлады. Г.Гыйльманов |