ТЕЗЛӘНДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. тезләнү . Зөфәр Мөнирнең кулын каерып тезләндерә. Аманулла. Аны шундук бәйләнгән җиреннән чишеп, атаман алдына китереп тезләндерделәр. Р.Сәгъди

2) күч. Буйсындыру, буйсынырга мәҗбүр итү. Кайдадыр матбугатны тезләндерергә, гаярь, туры сүзле журналистларны эзәрлекләргә тартынмаган бер заманда (андый мисаллар күп, хәтерегезгә генә төшерегез) Татарстанда ай саен диярлек яңа басмалар «борын төртә». Р.Фәйзуллин. Гитлерның, суыклар башланганчы Мәскәүне алып, Рәсәйне тезләндерергә, дигән планы барып чыкмагач, һөҗүм Мәскәү бусагасында канга гарык булып туктап калган иде. З.Зәйнуллин

Тезләндерә бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы тезләндерү

Тезләндереп алу Бер тапкыр, кыска вакытка тезләндерү; тәмам, тулысынча тезләндерү; тезләнергә мәҗбүр итү

Тезләндереп кую Тезләнгән хәлгә китерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә