ТЕ’З КАПКАЧЫ и. Балтырның калын сөяге белән бот сөяген тоташтырган буынны алгы яктан каплап тора торган түгәрәк җәлпәк сөяк. --- ялт итеп тегене баш аркылы чөйим дип җирдән кубарып алуым булды, сул аягымның тез капкачы урыныннан купты. А.Гыйләҗев. Ун яшьлек чакта, кыш көне утын төялгән ат чанасы әйләнеп китеп, абыйсы чана астында калган, һәм, ике бүрәнә арасына кысылып, сул аягының тез капкачы чәрпәләнгән. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә