ТЕ’ЗИС и. гр. 1) Исбат ителә, каралуга куела торган берәр фикер, хөкем. Заманында ул [Атилла Расих], безнең әдәбиятта уңай герой бернинди тапсыз, идеал булырга тиеш, дигән тезис та күтәреп чыга. Р.Зарипова. --- базар шартларында икътисади мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе көйләнә, дигән тезис нигезсез. И.Фазлетдинов 2) Доклад, нотык яки иншаның төп фикерләре язылган кыскача аңлатма. --- әмма докладчы фактларга нигезләнеп үз сүзләрен дәлилләми, ә фәкать коры тезис белән чикләнә ---. Г.Ибраһимов. Ул [Габдрәфыйк Габдрахман улы] анда [куен дәфтәрендә] кемнең нәрсә сөйләгәнен тезис рәвешендә теркәп барган, шунда ук икенче биттә кайту белән колхозда бу уңайдан ниләр башкарырга кирәклеген язган. Кызыл таң |