ТЕЗЕМ и. 1) Бер-бер артлы торган әйберләр, кешеләр һ.б.ш.ның тезелүеннән хасил булган җыйма күплек; тезмә. Сөем тутай белән ахирәтләр --- атасының көтебханәсен тәртип итеп, --- һәр китапның кайсы бүлмәдә, кайсы теземдә, кайсы киштәдә, кайсы урында икәнен бик тиз табар өчен, аерым җәдвәл төзеп куйды. Р.Батулла. Теземнең иң артында менә калам, менә калам дип очкан ана үрдәк төркемнән түбәнәя башлады, тупыл очларына тиеп үтте, агачлар арасында күздән югалды. Л.Зөлкарнәй

2) Буразна рәте. Эшләр кызды һаман. Теземнәргә оялап-оялап орлык күмелде. Ш.Мөдәррис

3) Иген яки печән пакусы. Аста, гәрәбә төскә манчылган иген кырында, комбайн арышны теземнәргә сала. К.Тәхау. Бервакыт авыл хатыннары кырда чалгы белән печән чаба, ә мәктәп балалары кояш кызуында кипкән теземнәрне әйләндерә иде. Н.Гыйматдинова

4) лингв. Бер-берсенә бәйләнгән яки берәр аерым сүз яки җөмлә белән берләштерелгән җөмләләрнең зур төркеме. Биредә тезем турында да беренче тапкыр буларак мәгълүмат бирелә һәм ул «катлаулы кушма җөмләнең киңәйтелгән төре» дип аңлатыла. Г.Нәбиуллина

5) әд. Шигъри әсәр, шигырь. Кайчак шигъри әсәр диясе урынга тезем белән язылган әсәр диюне ишетергә туры килә. Татар әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә