ТЕЗЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. тезүI. Мизгелләр хәрефләр, сүзләр булып тезелә. А.Мансуров

2) Җыелып тору, җыелышу, бергә урнашу. Җитмәсә, өйалды каршына тезелгән хатын-кызлар яныннан узып киткәндә, Мортазин елан ысылдаганга охшашрак тавышлар да ишеткәндәй булды. В.Имамов

3) Нинди дә булса бер тәртип белән урнашу. Җирдәге торна ишегалдын бетереп чабып йөри-йөри дә, җан-фәрманга талпынып, һавага күтәрелә, --- почмак ясап тезелгән торналарга таба юнәлә... А.Тимергалин. Утыз өч җайдак, бер сызыкка тезелеп, чабыш юлына чыгарга әзерләнгән. Г.Гыйльманов

Тезелә бару Әкренләп, эзлекле рәвештә тезелү. Әнә инде төрле төстәге гәрәбәләр белән чәчәкләп-нәкышьләп тышланган биналар да бер-бер артлы тезелә бара. Ф.Баттал

Тезелә башлау Тезелергә керешү. Орышка чыгарга алгысыган яшь яугирләр, угланнар капка саен тезелә башлады. Р.Батулла. Базарга илтә торган киң юлның ике ягын биләп, җиңел машиналар тезелә башлады. К.Кара

Тезелеп бару Берсе артыннан берсе тезелү. Бер җепкә тезелеп барган энҗе бөртекләре кебек саф, хәйләсез сүзләре Хәлимнең күңелендәге бозларны эретерлек иде. Ф.Яхин. --- барысы да шагыйрә каләменнән энҗе бөртекләредәй сафлык-нәфислек белән шигырь юлларына ифрат ипле тезелеп бара. К.Тимбикова

Тезелеп бетү Барысы да тезелү. Кәгазь өстендә йортлар тезелеп бетеп, чып-чын Ташлыяр авылы абайлангач, ул үз эшенә сокланып торды. Р.Вәлиев

Тезелеп китү Берсе артыннан берсе тезелгән хәлдә булу, тезелгән булып күренү. Стенада әллә ничә төрле пычкы, өтерге, эреле-ваклы бораулар тезелеп киткән. Г.Бәширов. Янәшә тезелеп киткән яңа йортлар тирәсендә ятимләнеп утырган нәзек каеннарны да, киселмичә калып, бәхетле кукрайган тупылларны да күрергә мөмкин. А.Әхмәтгалиева

Тезелеп тору Әле, хәзер тезелү; тезелгән хәлдә булу. Маруся үзенең тезелеп торган ак тешләрен күрсәтеп елмайды. Ә.Айдар. Шунда ук офицер һәм солдатлар сафка тезелеп тора. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә