ТЕЗЕЛЕШҮ ф. Бер-бер артлы тезелү, рәт-рәт булып урнашу. Бүреләр тагын кузгалдылар, каршыга килә башладылар. Бу юлы тезелешеп түгел, һәрберсе үз юлы белән килә иде. Г.Гыйльманов

Тезелешеп бетү Бөтенесе дә тезелешү, ахырга кадәр тезелешү

Тезелешеп килү Берсе артыннан берсе тезелешкән булу. Ә, юк икән, онытылып калган яшьлеге түгел, очар кошлар кебек тезелешеп килгән сабый чаклары, әтисенә ияреп йөргән яланаяклы кызчык вакытлары икән! Ф.Яхин

Тезелешеп китү Бер-бер артлы тезелешкән хәлдә булу. Иң элек, урам буйлап ике яклап тезелешеп киткән йортларның һәммәсе дә яшел төскә буялган булу җәлеп итте аның карашын. Р.Мөхәммәдиев

Тезелешеп тору Әле, хәзер яки гомумән тезелешкән хәлдә булу. Монда вагоннар кыр казлары төсле тезелешеп торалар. А.Алиш. Дивардагы игъланнар тактасында Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахун кебек язучыларның исемнәре тезелешеп тора. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә