ТЕЗДӘН рәв. 1) Чама белән тез тиңентен, тез турысыннан, тез биеклегендә. Тездән пычракка батып, туңып кайтып кергәннәр. Х.Садри. Нуретдин абзый --- бер ферманың тездән яшел үлән эчендә йөрүче зур, кызыл чуар сыерларын төшергән буяулы плакатка карап, сүзен дәвам иттерде. Ә.Еники

2) Тез турысына җиткәнче, тез турысына кадәр. Өй кыегыннан агып, ләгәнгә җыелган яңгыр суында тездән пычракка баткан итекләремне юам, чоландагы янәшә кадакка юеш кожанымны җәеп эләм. Л.Ихсанова. Тездән суга кереп, чабак, таштый, этләй маймычлары белән уйнады. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә