ТЕЗГЕНСЕЗ с. 1. 1) Тезгене булмаган, тезген тагылмаган. Бер сакчы, берничә йөгән күтәреп кереп, хан каршына чүгеп, аларның тезгенсез икәнлекләрен күрсәтә. Н.Исәнбәт 2) күч. Тәртипкә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә буйсынмаган, үзен тыйнаксыз тоткан. Комрат бинең тезгенсез хатынының да мәсхәрә булганы халыкка таралып, бикәч үзенә хәнҗәр кадаган. Р.Батулла 3) күч. Чикләүләрне белми торган, бернинди киртәләргә дә сыймаган. Су дәрьясы чиксезлегендә гизгәндә, тезгенсез хыял гына мондый матурлыкны иҗат итә алгандыр. Т.Галиуллин 2. рәв. мәгъ. 1) Тезгеннән башка, тезген такмыйча. Горький русы Василий ничектер үзеннән-үзе башрак булып танылып өлгергән иде инде, шуңа күрә ул гел алдан бара, ә Хәким белән Талип, тезгенсез җибәргән атлар шикелле, аңардан калыбрак атлыйлар. Ә.Еники 2) күч. Тәртипкә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә буйсынмыйча, үзен тыйнаксыз тотып. Кеше көлдерәм дигәч тә, алай тезгенсез кыланырга ярамый. С.Кудаш 3) күч. Чикләүләр белмичә, киртәләргә карамыйча. Аһ, кайда син, яшьлегемнең тезгенсез чапкан чагы. И.Юзеев |