ТЕЗГЕНЛӘ’Ү ф. 1) Йөгәнгә тезген беркетү. Бурлы кашка атымның Тезгенләдем йөгәнен. Җыр 2) Атка тезгенле йөгән кидерү, йөгәнләү. Әмма Аксай хуҗасы атны тезгенләп араннан чыгара башлауга, гипнозга бирелеп хәрәкәтсез калгандай тоелган Фәрхәд кинәт айнып китте һәм аларга каршы ташланды. Р.Мирхәйдәров 3) күч. Тыю, басып тору, үз ихтыярына буйсындырып, эш-гамәлләрне чикләү. Балаларны бөтенләй тезгенсез, караусыз җибәрергә ярамаган кебек, бөтенләй тезгенләп, тышаулап, бикләп тоту да ярамый. Р.Фәхретдин. --- дөрес, Шанаев бәлачелрәк кеше, ләкин Дорды аны тезгенләп тота белә. Ә.Еники Тезгенләп алу Тиз арада, тиз генә тезгенләү. Бер мәлгә тәмам башларны әйләндереп, күз алларымны караңгылатып җибәрде, ләкин шунда Сәкинәм күз алдыма килеп басты, һәм мин, айнып китеп, үземне тезгенләп алдым. В.Нуруллин Тезгенләп бетерү Ахырга кадәр тезгенләү; барысын да тезгенләү Тезгенләп кую Алдан тезгенләү; тезгенләнгән хәлгә китерү. Яңа чирәм белән бергә кояш нурларына үрелеп сөенгән малайны беркем бәйләп, тезгенләп куя алмый. Ф.Мөслимова Тезгенләп тору Әле, хәзерге вакытта тезгенләү; тезгенләгән хәлдә тоту |