ТЕЗГЕН и. 1) Ике очыннан кирәк якка тартып атны җитәкләп йөртү өчен кулланыла торган, авызлыкка беркетелгән тар каеш, йөгәннең бер өлеше. Ул [ишан], итәгенең сул ягын кайтарып, атның тезгененнән тотты да, арбасына илтеп бәйләү өчен, ялчыга биреп җибәрде. Г.Ибраһимов. Яугирләр, үкчәләре белән атларының корсагына дөп-дөп тибеп, шатыр-шотыр тезген тартып, атларының башын әле бер, әле икенче якка каералар. Р.Батулла

2) күч. Җитәкчелек, идарә итү чарасы. Сталинның гәүдәсе суыныр-суынмас, алар арасында инде җитәкчелек тезгенен алу яки кемгә бирү турында яшерен уйлану, план кору, бер-берсеннән шикләнү һәм курку мотлак башланган да булгандыр… Ә.Еники

Тезген бушау Җитәкчелектә таләпчәнлек кимү, идарә итүдә, контрольдә катгыйлык бетү. Ә тезген бушау һич көтмәгәндә, бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. Х.Мөдәррисова. Тезгендә тоту Ихтыярга буйсындыру, басып тору, тыю. Һич тотар хәл юк күңелнең тезгенен. Ш.Бабич. Ул үзенең эш-гамәлләрен тезгендә тота алмый башлады. И.Нәбиуллина. Тезгенне бушату Йомшаклык күрсәтү, таләпчәнлекне киметү. Хисләнеп тезгенне бушатмыйк әле. Н.Гыйматдинова. Мин юкта эш тезгенен бушатмагансың! Х.Камалов. Тезгенне кулдан ычкындыру Буйсындыра, тыеп я тыелып тора алмау; идарә итү көчен югалту, җитәкчелектән язу. Кыскасы, Зөфәр бервакытта да, хатын кирәк бит, дип башын җуймады, нәфес тезгенен кулыннан ычкындырмады, ара-тирә берәрсе белән якын бәйләнешкә кереп киткән чакларда да, исеменә яки эшенә куркыныч туа башласа, шунда ук тыела белде һәм чигенә алды... Ә.Еники. Тезгенне кыска тоту Таләпчәнлек күрсәтү, кырыс мөгамәлә итү. Юк шул, директор алай эшләми, әрсезләнүчеләрнең дә тезгенен кыска тота. К.Миңлебаев. Гомергә ашыккан, гомергә бушамаган әнисе бу юлы да тезгенне кыска тотты. Т.Гарипова. Тезгенне үз кулына алу Җитәкчелекне үз өстенә йөкләү, үзе идарә итә башлау. Галләм абзыйдан яшь булса да, Солтангир Габсалихович тезгенне үз кулына алды. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә